Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Рамазан аена алдан ук әзерләнә башлыйбыз»

Изге айга физик һәм рухи яктан ничек итеп әзерләнүләре турында ирле- хатынлы Мөхәммәтшиннар сөйләде.

Быел изге Рамазан ае 13 апрельдә башланды. Ислам дине тотучылар бер ай буена изге гамәлләр генә кылырга омтылалар, көндезләрен ашау- эчүдән тыелып торалар.

Гадел белән Лилия Мөхәммәтшиннар безгә ничек ураза тотулары, аны ничек үткәрергә җыенулары турында сөйләделәр. Гаилә башлыгы Гадел хәзрәт «Иман» мәчете имам-хатыйбы, ә хәләл җефете Лилия икенче тапкыр әни булды.

– Рамазанга ничек әзерләнүегез турында сөйләгез әле.

– Без Рамазанга физик яктан да, рухи яктан да ул кергәнче алдан ук әзерләнә башладык. Гаиләбез белән узган ике айларның башы, уртасы һәм ахырында, шулай ук дүшәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә ураза тотабыз. Без нәкъ менә Рамазан аенда пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (г.в.с.) Коръән иңдерелүен беләбез. Шуңа күрә дә рухи яктан нык әзерлек булып Изге китабыбызны бирелеп уку, аның тирән мәгънәләренә төшенү тора.

– Үзегезнең беренче тоткан уразагызны хәтерлисезме?

– Без дини гаиләләрдә үстек. Шуңа күрә дә әти-әниләребез, әби-бабай ларыбыз безгә балачактан ук әлеге Изге айга мәхәббәт тәрбияләделәр. Алардан үрнәк алып, үзебез дә сизмәстән, ураза тота башладык. Хәзер беренче уразаның кайчан тотканын әйтеп тә булмый инде, чөнки бу күптән дәвам итә...

– Быел беренче тапкыр тотарга уйлаучыларга нәрсә киңәш итәр идегез?

– Бу адымга ни өчен барганнарын аңлап эш итүләрен телисе килә. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, ураза тоту – ул ач тору түгел, кешенең рухи яктан үсеше. Иң беренче чиратта кеше рухи яктан үзгәрергә, кеше шуны аңларга тиеш. Аның ураза тотуы һәм изге эшләре елына бер тапкыр башкаруылу белән генә чикләнергә тиеш түгел (әйтик, бер көн, атна, ай белән), аның гадәтенә әверелергә, гадәти хәле булырга тиеш.

– Лилия, быел сез ураза тотасызмы?

– Авырлы һәм бала имезүче хатыннарга ураза тотмаска, аны башка вакытта үтәргә дә рөхсәт ителә. Әмма мин ураза тотам. Бу бала имезүгә тәэсир итмәс дип ышанам. Изге айда Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешергә телим һәм әлеге вакытның ләззәтле минутларын кулдан ычкындырасым килми.

– Сезнең өчен әлеге айның мәгънәсе кая яшерелгән?

– Иң беренче чиратта әлеге ай ашау-эчүдән тыелып тору гына түгел, ә Аллаһка якынаю мөмкинлеге дә. Шуңа күрә дә Рамазан Аллаһка якынаюның бер баскычы, аның ярдәме белән без Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып торырга икәненә төшенәбез, аңа якынаябыз, үзебезнең ныклы әхлагыбыз һәм камиллеккә ирешү өчен тырышабыз.

– Быелгы Рамазаннан нәрсә көтәсез? Быел бит ул гадәти форматта узачак.

– Рамазан быел дулкынландыргыч рухи шартларда үтәр дип ышанабыз. Узган ел үзизоляция шартларында без башка дин кардәшләребез белән бердәмлегебезне сизә дә алмадык. Шуңа күрә быелгы Рамазан аеннан мөселман кардәшләребезнең берләшүләрен өмет итәбез. Без быел бергәләп мәчетләргә җыела, ифтарлар үткәрә алабыз. Шуның белән пандемия вакытында йомшарып киткән гаилә, туганлык, дуслык, күршелек җепләрен ныгытачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев