Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Районның имам-мөхтәсибе мөселманнарны Ураза гаете белән котлый

Барлык мөселман кардәшләремне олуг бәйрәмебез – Ураза гаете белән ихластан котлыйм!

Ураза гаете ул – Шәүвәл аеның беренче көне Гайдел-фитыр көне.  Ул Ураза ае тәмам булганнан соң бәйрәм ителә торган көн. Бу көндә гает намазы уку һәр мөселманга вәҗибтер, фәкыйрьләргә сәдака һәм ризык биреп хөрмәт күрсәтү дә – зур савап.

 

Гает көне – Рамазан аенда өстебездә булган фарыз уразаны исән-сау үти алганыбызга шатланып бәйрәм итү. Аңа әзерлек алдан ук башлана. Мөселман халкы йорт-җирен пакьли, госел коена, чиста, матур киемнәрен киеп, олуг бәйрәмебезне каршы ала. Гайдел-фитыр көнне һәр йортта тәмле ризыклар пешә, фәкыйрьләрне, авыр тормыш хәлендә калучыларны тәмле ризыклар белән сыйлау да игелекле эшләрнең берсе. Бу көнне шулай ук Коръән уку, әни-әтиләрнең, туганнарның, дус-иптәшләрнең хәлен белү, кунакларга йөрешү күркәм, изге гамәлләр. Бәйрәм көнне кешеләргә авыр сүз әйтергә, рәнҗетергә, шулай ук хайваннарны кыерсытырга һич кенә дә ярамый. Бу көнне без үзебез дә шатланып, кешеләрне дә шатландырып бәйрәм итәргә тиешбез.

 

Бүген мәчетләребездә соңгы тәравих намазлары укыла. Кылган гыйбадәтләребез, эшләгән изге гамәлләребез, риядан булмыйча. Аллаһы Тәгаләгә барып ирешсен иде. Барлык мөселман кардәшләремә дә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел рәхәтлеге, туган илебезгә тизрәк тынычлык килүен, тоткан уразаларыбызның кабул булуын телим. Киләсе рамазаннарыбызны да бергә-бергә көтеп алырга насыйп булсын. Әәмиин.

 

Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Чистай районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев