Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда Африка чумасы вирусы табылды

Авыру килеп чыккан урында һәм куркыныч янаучы зонада дуңгызлар юк ителде.

Муниципаль районның гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе әгъзалары бу атнада ике тапкыр чираттан тыш утырышка җыелдылар. Ике утырышта да тема бик актуаль – дуңгызларның Африка чумасы.

Ашыгыч чаралар күрелде

Дүшәмбе көнне районда әлеге инфекцияне булдырмау чаралары турында сөйләшсәләр, бер көннән соң яңадан җыелырга туры килде – бер авылда дуңгызларның Африка чумасы табылды. Киңәшмәләр район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов рәислегендә узды. Соңгысында район башлыгы Дмитрий Иванов, ТР Министрлар Кабинеты ветеринариясенең баш идарәсе начальнигы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, авыл җирлекләре башлыклары, җаваплы хезмәтләр һәм ведомство вәкилләре катнашты.

– 14 август көнне Булдырь авылында бер хуҗалыкта дуңгызлар үлә башлый. Өч баш дуңгызның икесе үлә. Бу хәлдән соң хуҗалар ветеринария хезмәтенә шалтыраталар. Лаборатория анализы үлгән дуңгызда Африка чумасы булуын күрсәтте. Авылда барлыгы өч хуҗалыкта гына 11 баш дуңгыз булган. Куркыныч янаган зонага Четырче авылы да керә. Әлеге авылда хуҗалыкларда 158 баш дуңгыз бар, – дип хәбәр итте утырышта район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Эдуард Хәсәнов.

Киңәшмәдә килеп туган хәлдә нинди ашыгыч чаралар кулланырга кирәклеге тикшерелде. Алар барысы да Чистай районы гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең 15-16 августында Эдуард Хәсәнов имзалаган карарында күрсәтелгән.

Шулай итеп, район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигына башкарма комитетның инфраструктура үсеше буенча җитәкчесе урынбасарына, Булдырь, Четырче авыл җирлекләре җитәкчеләре белән берлектә эпизоотик чыганак табылган һәм куркыныч зонада булган дуңгызларны юк итү эше йөкләнде.

Документ буенча, Булдырь авылында шәхси яр дәм че хуҗалык территория се чикләрендә, авыру та был ган җирдә, гражданнарга дуңгызларны сую, шулай ук суелган итне, дуңгыз ризыгын, җәя торган аслыкларын чыгару, дуңгызларны күчерү, төркемнәргә кушу, шулай ук чит кешеләргә хуҗалыкларда булу тыела.

Шулай ук районның башка авыл җирлекләрендә, шәһәрдә дә профилактик чаралар көчәйтелде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре, дуңгызларны күчерүне, бергә җыю белән бәйле булган күргәзмәләр (аукционнар) һәм башка чаралар үткәрү, тере дуңгызларны, дуңгыз ите сату да тыела. Моңардан тыш, Чистай райо ны территориясендәге биологик ресурсларны саклау коми теты бүлеге начальнигына комис сия карары буенча барлык төр ауны тыю йөкләнде. Аучылык ресурслары санын көйләү максатыннан аучылык рөхсәт ителү генә моңа искәрмә булып тора. Дуңгызларны һәм аларның итен каядыр илтүне тикшерү максатыннан ЮХИДИга постларда контрольне көчәйтү вазифасы йөкләнде.

Дүшәмбе көнне үткән утырышта Чистай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы, баш ветеринария табибы Ринат Урманчеев доклад белән чыкты. Ул җыелучыларга Африка чумасының ни өчен куркыныч булуы турында сөйләде.

– Африка чумасы кешеләргә куркыныч тудырмый. Пешкән дуңгыз итен ашарга ярый, 70 градус температурада чума вирусы үлә. Иң зур куркыныч шунда ки, дәвалау өчен вакцина һәм дәвалау ысуллары юк, дуңгызлар бу вирус эләккән очракта үлә. Шуңа күрә дә дуңгызлары булган шәхси хуҗалыкларда терлекләрне саклау өчен кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Бу очракта финанс югалтуларыннан да котылып булачак. Бу кагыйдәләр, терлекләрнең авыру билгеләре, вирус белән зарарлану юллары турында ветеринария берләшмәсе табиблары даими рәвештә сөйләп торалар, хәзер исә әлеге куркыныч авыруны бетерү буенча чаралар тагын да көчәйтелде, –дип билгеләп үтте Ринат Урманчеев.

Россия Федерациясендә хайваннарда табылган куркыныч авыру тудырган вәзгыять турында ТР буенча Россельхознадзор идарәсенең РФ дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлегенең баш инспекторы Эвелина Лотфуллина сөйләде. Ул хәзерге вакытта илдә хәлнең киеренке булуын ассызыклады.

– Әлеге инфекциянең бик тиз таралу куркынычы ту рында крестьян (фермер) хуҗа лыкларына, шәхси эшмәкәр ләргә һәм гражданнарга тагын бер кат җиткерергә кирәк. Контроль-күзәтү чаралары үткәрүгә мораторий салыну сәбәпле, идарә хезмәткәрләре тарафыннан милекнең барлык хокукый формаларындагы дуңгызчылык һәм кошчылык предприятиеләренә 140 профилактик чаралар үткәрелде. Аларның максаты – терлекләрне асрауда ветеринар-санитар кагыйдәләрне үтәүне тәэмин итү. Хәтта кечкенә генә бозуларны да бетерергә тәкъдим ителде, – дип ассызыклады Эвелина Наил кызы.

Киңәшмәдә билгеләп үткән чә, безнең район ның шәхси яр дәм че хуҗалык ларын да 800 баш дуңгыз асрала. Утырыш барышында авыл җирлекләре башлыкларына барлык җаваплы хезмәтләр белән берлектә әлеге куркыныч авыруның чыганагын юк итүче барлык чараларны көчәйтергә тәкъдим ителде.

Дуңгызларның Африка чумасы турында – туры эфирда

Африка чумасы кебек куркыныч авыруны кисәтү туры эфирның төп темасы булды. Аны трансляцияләү безнең ресурсларның берсендә социаль челтәрдә үткәрелде. Чис тай районында яшәүчеләргә онлайн режимда ике спикер мөрәҗәгать итте. Туры эфирда Ринат Урманчеев һәм Эвелина Лотфуллина чыгыш ясадылар.

Ринат Әхәт улы дуңгыз ларның кемнән һәм ничек зарарланулары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучыларга әлеге авыруны кисәтү өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында сөйләде.

– Әлеге куркыныч авыруга йорт дуңгызлары һәм кыргый кабаннар тиз бирешә. Чума бизгәк, аяк-кулларның параличлануы, септик-геморрагик билгеләр аша беленә. Аны таратучы чыганак – авыру дуңгызлар һәм вирус йөртүчеләр. Вирус азык, көтүлек, транспорт чаралары, авыру хайваннадан бүленеп чыккан пычраклар аша иярә. Ә механик рәвештә авыруны ияртүчеләр булып үлгән яисә авыраган дуңгызлар белән элемтәдә булган кошлар, кешеләр, йорт һәм кыргый хайваннар, кимерүчеләр, чебеннәр һәм башка паразитлар тора, – дип билгеләп үтте спикер.

– Шәхси ярдәмче хуҗалык лар хуҗаларына хайваннарын бу чумадан саклау өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Үтәлергә тиешле бик күп кагыйдәләр бар. Ветеринария хезмәткәрләреннән классик дуңгыз чумасыннан, рожадан вакцина ясату өчен даими рәвештә дуңгызларның баш санын хәбәр итәргә кирәк. Хайваннарны ябык биналарда гына тотарга, иректә, аеруча урман зоналарына чыгарырга ярамый, декада саен дуңгызларны һәм алар торган биналарны кан суыручы бөҗәкләрдән чистартырга, кимерүчеләр белән көрәш алып барырга кирәк. Дәүләт ветеринария хезмәте белән килешмичә дуңгызларны алып кайтырга, шулай ук зарарсызландырылмаган азык кулланырга ярамый. Моңардан тыш имин булмаган территорияләр белән элемтәне булдыра алганча киметергә кирәк.

Туры эфирны Эвелина Наил кызы дәвам итте.

– Килеп туган хәл сәбәпле, урманнарга бармаска киңәш итәбез, чөнки анда Африка чумасы белән зарарланган кыргый кабаннар яши. Әгәр дә урманда булдыгыз икән, шул өс киемегез белән хайваннарыгыз янына кермәгез. Хайваннарны зарарламас өчен өс-аяк киемегезне алыштырыгыз. Әгәр дә дуңгыз авырап китсә, сезнеке генә түгел, 5километр радиус та булган барлык дуңгызлар да юк ителә. Әлеге катгый чаралар вируска таралырга ирек бирмәс өчен үткәрелә, – дип билгеләп үтте ТР Россельхзнадзор идарәсенең дәүләт инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев