Район Советының чираттагы утырышында депутатлар көн тәртибенә куелган барлык биш пункт буенча да уңай карарлар кабул иттеләр
Чистай районы Советының чираттагы утыз өченче утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов алып барды.
Утырышның көн тәртибе 5 пункттан торды. Инвестицион проектлар буенча муниципаль гарантияләрне җирле бюджет акчалары исәбеннән бирү тәртибенең 1.3 пунктының гамәлдә булуын туктатып тору турындагы беренче мәсьәлә буенча районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Жанна Федичкина чыгыш ясады.
Депутатларга фикер алышу өчен тәкъдим ителгән чираттагы мәсьәлә шәһәр һәм район буенча участок сайлау комиссияләре составына 5 елга хәлиткеч тавыш хокукына ия һәм Чистай муниципаль районы Советыннан участок сайлау комиссияләре составлары резервына кертү өчен кандидатуралар тәкъдим итү белән бәйле иде. Көн тәртибенең бу пункты буенча район Советының законлылык, хокук тәртибе һәм депутатлык эшчәнлеге мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе рәисе Геннадий Осипов чыгыш ясады.
— Чистай районының участок сайлау комиссияләренең берничә әгъзасы нигезле сәбәпләр аркасында участок сайлау комиссияләренең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзасы вазифасыннан азат ителү турында гариза язганлыктан, шәһәр һәм район буенча участок сайлау комиссияләре составлары резервына район Советыннан кертү өчен кандидатуралар тәкъдим итү зарурлыгы туды. Ике шәһәр һәм ике авыл участок сайлау комитетына кандидатуралар тәкъдим ителде. Безнең даими депутат комиссиясе тәкъдим ителгән карар проектын карады, кисәтүләр юк, — дип билгеләп үтте Геннадий Николаевич.
Киләсе мәсьәлә — район Советының Чистай муниципаль районында төп эш урынында эшләүче гражданнарга җир участокларын түләүсез файдалануга бирү тәртибе турындагы карарына үзгәрешләр кертү турында җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Марина Исхакова сөйләде. Документның кайбер пунктларына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителде.
Депутатлар шулай ук Чистай районының административ комиссиясе турындагы карарына үзгәрешләр кертү турында да фикер алыштылар. Константин Иванов хәбәр иткәнчә, бу мәсьәлә кадрлар алышыну белән бәйле рәвештә килеп чыккан. Константин Валентинович утырышның көн тәртибендәге бишенче мәсьәләсе буенча да чыгыш ясады. Ул шулай ук район Советының бер карарына, атап әйткәндә, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе карарына үзгәрешләр кертү белән бәйле иде. Депутатларга фикер алышуга тәкъдим ителгән карар проекты балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия составына кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә үзгәрешләр кертүне үз эченә ала.
Көн тәртибенең һәр пункты буенча депутатлар бертавыштан уңай карарлар кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев