Район Советы утырышында 2028 елга кадәр бюджетны һәм үсеш стратегиясен расладылар
Бишенче чакырылыш Чистай муниципаль районы Советының бишенче утырышы булып узды.
Аны район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде. Утырыш эшен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идәрәсенең Татарстан Республикасы буенча начальнигы Ирек Кадамов үткәрде.
Депутатлар көн тәртибендәге мәсьәләләрне карадылар.Төп игътибар киләсе өч елда район тормышы нигезенә нигез салучы ике фундаменталь документка юнәлдерелде.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Евгений Никитин 2026-2028 елларга социаль-икътисади үсеш стратегиясен тәкъдим итте. Ул районның дүрт тёрәгенә: тотрыклы сәнәгать базасына, югары продуктлы агросәнәгать комплексына, отышлы икътисади-географик хәлгә һәм квалификацияле кадрларга нигезләнгән. Ул барлык юнәлешләрдә тотрыкы үсеш өчен хакимият органнарының, бизнес берләшмәләренең һәм халыкның уртак эшчәнлеге кирәклеген билгеләп үтте.
Доклад төрле өлкәләрдә төп максатларны, өстенлекле проектларны һәм көтелгән нәтиҗәләрне ачыклады. Төп икътисади күрсәткечләр һәм фаразлар яңгырады. Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча тулаем территориаль продукт 46 миллиард 170 миллион сум тәшкил итә. 2026 елга фаразланучы үсеш 105, 5 процент, 2027 елда –106, 4 процент, 2028 елга 106,5 процент тәшкил итә.
Шәһәр һәм район предприятиеләре төяп җибәргән продукт агымдагы елда 42 миллиард дәрәҗәсендә,
2026 елга үсеш буенча
194 миллион –105, 4 процент,
2027 елда –107, 5 процент, 2028 елда –107,1 процент бәяләнә.
2025 ел азагына 92 процент дәрәҗәсендә сәнәгать җитештёрүе индексы 2026-2028 елларга 102 процентка фаразлана.
Барлык финанслау чыганаклары хисабына инвестицияләр күләме 2025 елда 10 миллиард 851 миллион сум тәшкил итә, ә бер елдан арткан чорда инвестицияләр үсеше 107,4 процент дәрәҗәсендә фаразлана. Җитештерү комплексының үсеше беренче чиратта бюджетны тулыландыручы предприятиеләр, «Чистополье» агрохолдингы, «Яңа технологияләр» ширкәте, «Ак кремль» сыра кайнату заводы, «Бетар» ПКФсы, «Камлит» ширкәте, «Галант» компанияләр төркеме, «Восток» фәнни-техник үзәге, «Барс», «Татполимер» предприятиеләре, ЗМК Чистай филиалы һәм башка производстволарда күрсәткечләр артуы ярдәмендә ирешёлә. Нәкъ менә аларның тотрыклы үсеше, инвестицияле активлыклары һәм җитештерүнең күләме арту районның барлык сәнәгать тармаклары уңай үсешенең төп драйвы булып тора. Сәнәгать секторы белән рәттән район икътисадына аграр комплексы да саллы өлёш кертә. Монда төп рольне әйдәп баручы авыл хуҗалыгы предприятиеләре: «Чистопольская» агрофирмасы, «Молко», «Закамье Агро», «Родник», «Чистай Агро» предприятиеләре уйный.
Төп финанс документы турында исәп-хисап белән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады. Ул 2026 елга һәм 2027-2028 елларга планлаштырылган керемнәр һәм чыгымнар турында җентекләп сөйләде. Әлеге акчаларның нинди программаларга һәм кирәкле эшләргә юнәлтеләсе турында ачыклык кертте (ред: 2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына Чистай муниципаль районы бюджеты турындагы карар проекты белән газетабызның бу санындагы 5нче битендә таныша аласыз).
Моңардан тыш, көн тәртибендә агымдагы елның бюджетына төзәтмәләр кертү, муниципаль хезмәткәрләрнең вазифаи хезмәт хакларының күләмен билгеләү, җирле үзидарә органнарын финанслау мәсьәләләре каралды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык тәкъдим ителгән карарлар депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителде.
–Бүген расланган документлар –бу безнең үсешебез өчен стратегия картасы, — дип билгеләп үтте район башлыгы Дмитрий Иванов. –Бюджет барлык өстенлекле мәсьәләләрне искә алып формалаштырылды, безнең уртак максатыбыз — һәрбер сум Чистай районы халкы өчен эшләргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев