Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район комиссиясенең ришвәтчелеккә каршы тору эшен координацияләү буенча чираттагы утырышының төп темасы – спорт чараларын үткәргәндә ришвәтчелек күренешләренә юл куймау буенча эшчәнлек булды

Ул муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узды

Утырышның төп темасы буенча ике доклад ясалды. Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова 2023 елда спорт бүлегендә муниципаль район бюджеты хисабына спорт чаралары белән бәйле чыгымнарның дөреслеге һәм нигезлелеге мәсьәләсе буенча планлы камераль тикшерү нәтиҗәләре турында сөйләде. Контроль чаралар барышында Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм аннан читтә уздырылган төрле спорт ярышларына спортчыларны һәм тренерларны командировкага җибәрү буенча гомуми суммасы 1522147 сум тәшкил иткән 68 аванс хисабы, шул исәптән: 650000 сумлык тәүлеклек чыгымнар түләүгә; ярышлар уздырылу вакытында торыр урын өчен 652040 сум; ярышлар уздырылу урынына кадәр бару һәм кире кайту өчен түләүгә 220107 сум тикшерелгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча түбәндәге бозулар ачыкланган: акча бирү турындагы гаризаларда мөрәҗәгать итү датасы юк; РФ Хезмәт кодексының 167нче,168нче маддәләрен бозып, 11 бер көнлек ярышлар буенча гомуми суммасы 104300 сум булган тәүлеклеклек акча түләнгән; 6 очракта сәфәр нигезләмәсе юк (рәсми ярышлар үткәрелү турында нигезләмә һәм спорт чараларында катнашу беркетмәләре), гомуми суммасы 144357 сум; төзелгән килешүләр шартларында каралмаган 9612,08 сумлык товарлар сатып алынган.
Моннан тыш, узган елның октябрендә Казанга йөзү буенча ТР Беренчелеге ярышларына бару өчен юл йөрү билетлары буенча 7000 сум һәм бер үк вакытта шәхси эшмәкәр белән транспорт хезмәте күрсәтүгә килешү нигезендә 28000 сум түләнгән. Тикшерү вакытында шәхси эшмәкәр муниципаль район бюджеты кеременә 28000 сум акчаны кире кайтарган. Хөкүмәтнең 2008 елның 13 октябрендә кабул ителгән 749нчы номерлы карары белән расланган нигезләмәнең 26нчы пунктын бозып, учреждение җитәкчесе тарафыннан 69500 сумлык дебиторлык бурычы вакытында кайтарылмаган. 2023 елның 23 ноябрендә голбол буенча ярышларга бару өчен алынган акча ярышларда катнашучыга 2024 елның 2 февралендә тикшерү барышында 1600 сум күләмендә кайтарылган.
– Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозуларны бетерүгә тәкъдимнәр чыгарылды, – диде Наталья Анфиногентовна. – Төзелгән килешүләр шартларында каралмаган, сатып алынган товарлар өчен 9612,08 сум күләмендә акча учреждение җитәкчесе тарафыннан район бюджеты кеременә кайтарылды. Тикшерү материаллары Чистай шәһәр прокуратурасына тапшырылды.
Наталья Карманованың докладына өстәмә рәвештә спорт бүлеге начальнигы Айрат Әхмәтшин чыгыш ясады. Ул планлы тикшерү барышында ачыкланган отчетларны тапшырганда системалы бозулар, мәсәлән, акчаны вакытында алмау турында сөйләде; командировка чыгымнары буенча хисапларга дөрес булмаган суммалар кертү; гамәлдән чыгарылган ярышлар буенча акчаларны вакытында кайтармау; акча күчерү юлы белән түләнгән транспорт чараларында йөргән өчен түләү буенча мәгълүматларны отчетка хаталы кертү турында сөйләде.
Ачыкланган кагыйдә бозуларга юл куймас өчен, спорт бүлеге финанс-бюджет палатасы, бухгалтерлык хисабы бүлеге белән берлектә муниципаль районның спорт бүлеге һәм спорт мәктәпләре эше регламенты әзерләнде һәм башкарма комитет җитәкчесе тарафыннан расланды. Шулай ук спорт чараларын үткәрү өчен кирәкле документлар исемлеге әзерләнде һәм расланды.
Чыгыш ясаучыларны тыңлап, комиссия рәисе, район башлыгы Дмитрий Иванов ярышларга Чистайдан һәм бигрәк тә республикадан читкә бару өчен кандидатлар сайлауга җентекләбрәк якын килергә кушты.
– Теләсә кайсы ярышларга бару бик зур суммага төшә, шуңа күрә без спортчыны анда ярышларны карап кайту өчен алып бара алмавыбызны аңларга тиешбез, нәтиҗәләр күрсәтергә кирәк, – диде ул.
Киңәшмәдә шулай ук башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Купцова чыгыш ясады, ул мәгариф оешмалары җитәкчеләренең ришвәтчелеккә каршы чаралар күрү буенча эше турында сөйләде; авыл хуҗалыгы техникумы директорының тәрбия эше буенча урынбасары Әкълимә Хәйретдинова хезмәткәрләр һәм укучылар арасында ришвәтчелеккә каршы эш
алып барылуы турында хәбәр итте. «Чистопольские известия», «Чистай хәбәрләре» газеталарында һәм «Чистай-информ» сайтында ришвәтчелеккә каршы тору юнәлешендәге материалларны урнаштыру турында «Чистай-информ» филиалының баш мөхәррире – җитәкчесе Наталья Данилова сөйләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев