Район башлыгының Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән иң җылы котлауларны кабул итегез!
Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне — хезмәтләре һәм осталыклары белән юллар, күперләр һәм урам-юл челтәре объектларын төзүче, төзекләндерүче һәм теләсә нинди һава шартларында, эсседә дә, салкында да безнең трассаларны һәм урамнарны тәртиптә карап тотучы кешеләрнең бәйрәме.
Балаларның мәктәпкә никадәр тиз һәм имин барып җитүе, предприятиеләребез продукциясенең вакытында китерелүе, шәһәребез кунакларының үзләрен никадәр уңайлы хис итүе сезнең эшегездән тора.
Сезнең җиңел булмаган, тырышлык, осталык һәм җаваплылык таләп итә торган хезмәтегез алдында баш иябез!
Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим. Тормыш юлыгызда бары тик тигез һәм якты юллар гына очрасын, ә эштә һәрвакыт ресурслар һәм ярдәм җитәрлек булсын. Хезмәтегез сезгә лаеклы хөрмәт һәм канәгатьлек китерсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев