Район башлыгының Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлавы
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, чистайлылар!
Сезне ихлас күңелебездән зур, изге бәйрәмебез – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйбыз!
Россиядә 9 Майдан да дулкынландыргыч бәйрәм юк ул. Бу үз-үзен аямаучы, сугышның бөтен авырлыкларын, газапларын үз җилкәсендә кичергән, фашизмны җиңү өчен ныклык, батырлык күрсәткәннәрне искә алу көне.
Бүген без җиңүчеләрнең легендар буынына рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Нәкъ менә алар ирекне яулап алдылар һәм балаларыбызга, оныкларыбызга, оныкчыкларыбызга аяз күк йөзе бүләк иттеләр.
Без совет солдатлары һәм тылда хезмәт итүчеләр алдында баш иябез. Аларның батырлыклары, ныклыклары, бердәмлекләре һәм ярдәмгә килергә әзер торулары авырлыкларны җиңәргә һәм илне алга алып барырга ярдәм итте. Шундый ук сыйфатларны бүгенге буын сакчыларыбызда – махсус хәрби операциядә катнашучыларда да күрәбез. Бабаларыбыз, карт бабаларыбыз кебек үк алар да туган җиребезне яклап нацизм белән каһарманнарча көрәшәләр. Аларның Җиңү белән туган илебезгә кайтуларын түземсезләнеп көтәбез.
Ни кызганыч, Бөек Ватан сугышы ветераннары елдан-ел кими бара. Бүгенге бәйрәм көнендә безнең күңелләребезне алар турында уртак якты хатирәләр һәм Җиңү өчен бердәм шатлык хисләре били.
Ихлас күңелемнән сезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, озын гомер, аяз күк йөзе телим.
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев