Район башлыгына урманнарны янгыннан саклау һәм оператив вәзгыять турында хәбәр иттеләр
Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов атналык аппарат киңәшмәсе үткәрде, анда Чистай районы урманнарында янгын чыгу куркынычын кисәтү һәм узган атнадагы оператив хәл каралды
Махсус режим артта калды: урманчы май кизү торуларына һәм язгы утыртуларга йомгак ясады

Чистай районы урманнарын янгыннан саклау турындагы доклад белән участок урманчысы Рөстәм Гыйльметдинов чыгыш ясады. Ул үзенә ышанып тапшырылган участокның урман фонды 4701 гектар тәшкил итүен хәбәр итте. Территория Россиянең Европа өлешендәге урман-дала зонасына керә, ә районның урманлылыгы 7,2 процентка җитә.
Янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле, 25 апрельдән 11 майга кадәр территориядә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган. Бу чорда урман массивларында патрульлек итү көчәйтелгән һәм тәүлек буе кизү тору оештырылган. Сезон башланганчы ук планлы күчмә тикшерүләр һәм профилактик чаралар үткәрелгән, янгын чыккан очракта көчләрне һәм чараларны оператив җәлеп итү өчен үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән. Май бәйрәмнәрендә урман инспекторлары актив патрульлек алып барган: хокук бозулар теркәлмәгән.
Моннан тыш, агымдагы елда барлык планлаштырылган эшләр башкарылган: транспортка рөхсәтсез керү мөмкинлеген чикләү өчен шлагбаумнар ремонтланган һәм яңартылган, минераллаштырылган полосалар ясалган һәм урманнар чистартылган.
Урманчылык яшелләндерүгә аерым игътибар бирә. Шәһәрдә агач утырту буенча акцияләр сериясе узган, шундый ук чаралар көзгә дә планлаштырылган. Рөстәм Фәез улы волонтерларга, шулай ук әлеге эшләрдә катнашкан предприятие һәм оешмаларга рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, барлык теләүчеләргә утырту материалы бушлай бирелә.
3 машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары – шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы Игорь Лихачев узган атнадагы оператив хәл турында сөйләде. Районда криминоген хәл тотрыклы кала: өч җинаять теркәлгән. Алар арасында – административ күзәтүдән качу, мошенниклык һәм сәламәтлеккә авыр зыян салу.
Юлларда хәл киеренкерәк: җиде көн эчендә 12 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 3 кеше имгәнүләр алган. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 87 очрагын ачыклаган, өстәвенә, өч машина йөртүчене исерек хәлдә тоткарлаганнар. Гомумән алганда, төрле хокук бозулар өчен җаваплылыкка 102 кеше тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев