Район башлыгы Россия эшмәкәрлеге көне белән котлый!
...
26 майда бәйрәмне базар икътисадының катлаулы шартларында үз сәләтләрен куллана алган инициативалы, энергияле һәм талантлы кешеләр билгеләп үтә.
Эшмәкәрлек үсешнең нигезе һәм киләчәк өчен ышанычлы таяныч булды: районыбызның перспективалары җитди инвестицияләр җәлеп итүгә турыдан-туры бәйле.
Үз эшең булу – авыр, ләкин бик мөһим хезмәт ул. Бизнес эш урыннары булдыра, бюджетны тулыландыра, инвестицияләр җәлеп итә һәм районда социаль тотрыклылыкны ныгыта. Эшмәкәрләр –халыкның иң эшлекле өлеше, алар үзләренең энергияләрен һәм талантларын милли байлыкны үстерүгә һәм арттыруга юнәлдерәләр. Безнең районда андый кешеләрнең күп булуы сөендерә. Аларның күбесе социаль проектларда һәм иҗтимагый тормышта актив катнаша, үз эшләрен яңа идеяләрне тормышка ашыру белән уңышлы алып бара.
Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезгә стандарт булмаган карарлар, перспективалы проектлар, ышанычлы партнерлар, уңышлар һәм чәчәк атуыгызны телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев