Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башлыгы Медицина хезмәткәре көне белән котлый!

21 июнь – Медицина хезмәткәре көне

 

Ел саен июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре – иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

 

Бу өлкәдә очраклы кешеләр юк: медицинага йөрәк кушуы буенча киләләр, чөнки монда белем генә җитми – сабырлык, ныклык, сизгерлек һәм күңел юмартлыгы кирәк. Нәкъ менә шундыйлар –шәфкатьле һәм ярдәмчел хезмәткәрләр – районыбызның сәламәтлек саклау тармагында эшлиләр.

 

Без сезгә көндәлек намуслы хезмәтегез, сәламәтлегебезне саклаганыгыз, катлаулы операцияләр үткәргәнегез өчен ихлас рәхмәтлебез. Сезнең бурычка тугры булуыгыз, һөнәри осталыгыгыз һәм искиткеч кешелек сыйфатларыгыз иң югары бәягә лаек. Сезнең күбегез үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен эш урынында каршы алачак, чөнки авыруларның ял көннәре дә, бәйрәмнәре дә юк.

 

Хөрмәтле ветераннар һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Ныклы сәламәтлек, тотрыклылык һәм иртәгесе көнгә ышаныч, иминлек һәм авыр, әмма шундый кирәкле хезмәтегездә киләчәктә дә уңышлар телим. Сезнең өчен иң зур бүләк сәламәт тормыш шатлыгын бүләк иткән рәхмәтле пациентлар булсын!

 

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев