Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Дмитрий Ивановның Татарстан Конституциясе көне белән котлавы

Кадерле чистайлылар! Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Ел саен бу истәлекле датаны без 6 ноябрьдә билгеләп үтәбез. Татарстан Республикасы Конституциясе гражданнар хокукларының һәм ирекләренең ышанычлы гаранты булды һәм шулай булып кала да. Ул җирле үзидарә үсешенең һәм һәр кеше иминлегенең нигезе булып тора.
Татарстан Республикасы Конституциясе көне — рәсми бәйрәм генә түгел, ә документ кабул итүнең истәлекле көне дә. Аның ярдәмендә без күпмилләтле республикада имин яшибез, сәяси, икътисади һәм социаль процессларда катнаша алабыз. Бүген Татарстан — икътисадта, социаль, мәгариф, фән, мәдәният һәм башка өлкәләрдә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешкән, даими үсүче төбәк. Чистай җирендә яшәүче һәркем, үз тормышын лаеклы итү өчен, туган республикасын үстерүгә үз өлешен кертә.
Бу дата безнең бер тарихи язмышлы һәм уртак киләчәкле бердәм халык булуыбызны искә төшерә.
Хөрмәтле якташлар! Тирән патриотик мәгънәгә ия булган бу бәйрәм көнендә сезгә бәхет һәм иминлек, күңел көрлеге һәм ныклык, тынычлык һәм татулык телим! Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев