Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башлыгы Дмитрий Ивановның Россия көне белән котлавы

...

Кадерле якташлар! 12 июньдә без Россия көнен билгеләп үтәбез. Сезне халкыбызның бердәмлеген, рухи көчен һәм Ватаныбызның бөек тарихын гәүдәләндерүче әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм!

 

Россия йөзләгән халыкны, телне һәм мәдәниятне берләштерә алды. Барлык сынауларга карамастан, илебез халкының бердәмлеге һәм батырлыгы ярдәмендә үзенең бөеклеген саклап калды һәм бүген дә саклый. Хәзер без бердәм булу – көчле булу дигән сүзләрне тагын да яхшырак аңлыйбыз. Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек үк, бүген дә безнең сугышчылар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен, аның киләчәген фидакарьләрчә яклыйлар. Үз бурычын намус белән үтәүче һәркем алдында түбәнчелек белән баш иям!

 

Без илебезнең икътисадтагы, фәндәге, спорттагы уңышлары белән горурланабыз. Әмма Россиянең төп байлыгы – кешеләр. Төрле милләт һәм һөнәр ияләре илебез, республикабыз, кече Ватаныбыз – Чистай районы хакына хезмәт итәләр. Һәркемгә көндәлек хезмәте һәм актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерәм.

Барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Һәр йортта балаларның шат тавышы яңгырасын, ә күңелләрдә иртәгесе көнгә ышаныч булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев