Район башлыгы Дмитрий Ивановның Раштуа белән котлавы
Кадерле якташлар! Сезне якты Христос Раштуасы бәйрәме белән тәбрик итәм.
Бу изге бәйрәм безне бер-беребезгә карата мәрхәмәтле, кайгыртучан булырга чакыра, күңелебезне мәхәббәт, игелеклелек кебек самими хисләр белән тутыра.
Барлык изге ниятләрегез тормышка ашсын, һәр йортка, һәр гаиләгә нык сәламәтлек, үзара мәхәббәт һәм чын кеше бәхете телим. Раштуа барыбызга да тормыш шатлыгы, тынычлык һәм иминлек бүләк итсен, яңа идеяләр, мөһим вакыйгалар һәм яхшы үзгәрешләр өчен бәхетле вакыт булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев