Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Дмитрий Ивановның Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлавы

Күркәм гадәт буенча октябрьнең өченче якшәмбесендә безнең илдә Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Автомобиль юлларын тиешле хәлдә тоту, өзлексез һәм хәвефсез хәрәкәт тәэмин итү район икътисады һәм социаль бурычларны хәл итү өчен аеруча мөһим. Бүген безнең өчен юлларны ремонтлау һәм төзү район инфраструктурасын үстерүнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.
Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, моны сездән башка эшләү мөмкин түгел! Бу бәйрәм көнендә без сезнең хезмәт сөючәнлегегезгә, үҗәтлегегезгә, һөнәри осталыгыгызга тиешле бәя бирәбез. Ел әйләнәсе, теләсә нинди һава шартларында да, сез юл комплексын карап тоту һәм нәтиҗәле файдалану турында кайгыртасыз, районыбыз һәм шәһәребезнең ышанычлы һәм имин автомобиль элемтәсен тәэмин итәсез. Икътисадның үсеше, меңләгән машина йөртүчеләрнең, пассажирларның һәм җәяүлеләрнең гомере һәм иминлеге сезнең хезмәтегезнең сыйфатына бәйле.
Иманым камил, һөнәри осталыгыгыз ярдәмендә сез алдыгызда торган барлык бурычларны да уңышлы хәл итәрсез, тармак ветераннарының данлыклы традицияләрен сакларсыз һәм арттырырсыз.
Сезгә нык сәламәтлек, игелек һәм иминлек, тотрыклы, өзлексез эш һәм барлык башлангычларда уңышлар телим!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев