Район башлыгы Дмитрий Ивановның Энергетиклар көне белән котлавы!
Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез — Энергетиклар көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Предприятиеләрнең, дәүләт учреждениеләренең, мәктәпләрнең, дәваханәләрнең өзлексез эшчәнлеге, теләсә кайсы йортның җылылыгы һәм уңайлылыгы, башкача әйткәндә, шәһәр һәм районда яшәүче һәр кешенең тормыш сыйфаты турыдан-туры сезнең эшегезгә бәйле. Энергетикның хезмәте югары һөнәри осталык һәм тәртип таләп итә. Бу тармак предприятиеләрендә тәҗрибәле белгечләр эшли, аларның җилкәсендә объектларның энергетик иминлеге өчен зур җаваплылык ята.
Сезгә җаваплы, тырыш һәм намуслы булганыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Сез безнең тормышыбызны яктырак һәм җылырак итәсез!
Энергетика комплексы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре һәм котлаулар җиткерәсем килә, аларның фидакарь хезмәте, уртак эш хакына максатчанлыгы яшь буын өчен һәрвакыт үрнәк булачак.
Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, икътисади тотрыклылык, үз көчегезгә ышаныч, күңел көрлеге һәм яңадан-яңа уңышлар телим! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек һәм бәхет юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев