Район башлыгы Дмитрий Ивановның Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлавы
Хөрмәтле Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларны кабул итегез
Сезнең хезмәтегез һәрвакыт хокук тәртибе һәм гражданнар иминлегенең ышанычлы гарантиясе булды һәм булып кала да. Җәмгыятьтә тынычлык һәм ышаныч сезнең фидакарь хезмәтегездән, тиз эш итүдән һәм һөнәри осталыгыгыздан тора. Бу һөнәрне сайлап, сез үз гомерегезне игелекле эшкә — гражданнарның хокукларын, җәмәгать тәртибен саклауга һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышладыгыз.
Батыр булуыгыз, зур җаваплылык тоеп эшләвегез һәм бурычка тугры калуыгыз өчен чын күңелемнән рәхмәт белдерәм. Эчке эшләр органнары ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәм, сез яшь буын тәртип сакчылары өчен лаеклы үрнәк булып торасыз.
Полиция хезмәткәре исемен йөртүчеләргә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге җитәкчелегенә һәм шәхси составына, ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек, хезмәтегездә уңышлар, күңел күтәренкелеге, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның ярдәмен тоеп, бәхетле яшәвегезне телим! Катлаулы хезмәтегездә һәрвакыт уңыш юлдаш булсын, ә гаиләләрегездә тынычлык һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев