Район башлыгы Дмитрий Ивановның Әниләр көне белән котлавы
Кадерле хатын-кызлар, Чистай районының әниләре һәм әбиләре!
Сезне чын күңелемнән иң җылы һәм якты бәйрәм – Халыкара әниләр көне белән тәбрик итәм!
Әниләр көне – яшәү, наз, игелек, мәрхәмәт, җылылык, өмет, көч һәм илһам чыганагы булган хатын-кызларыбызга тирән хөрмәтебезне күрсәтүче күркәм бәйрәм.
Кеше дөньяга аваз салгач, аның әйләнә-тирә мохит белән танышуы, үз-үзен танып белүе нәкъ менә әниләр аша башлана. Нәкъ менә әни – гомере буе баласының саклаучы-яклаучысы, терәге, тормышка юнәлеш бирүче, чын күңелдән уңышларына сөенүче һәм авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче зат.
Бары тик әни генә, бернәрсәгә дә карамыйча, үз баласын бөтен йөрәге белән ярата, ничек бар, шулай кабул итә, барлык авырлыклардан сакларга тырыша, чын кеше итеп тәрбияли. Сезнең өчен без һәрвакыт бала булып калабыз һәм безнең һәрберебез өчен сезнең йөрәгегез борчыла.
Кадерле әниләр, иң изге теләкләрне кабул итегез! Сезгә нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм тынычлык телим. Балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезне уңышлары белән сөендерсен, һәр көн хөрмәт, кайгырту һәм үзара аңлашу белән тулы булсын. Озак һәм бәхетле яшәгез!
Бәйрәм белән сезне!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев