Район башлыгы Дмитрий Иванов Волонтерлар көне белән котлый
Хөрмәтле волонтерлар, кадерле якташлар! Ихлас күңелемнән сезне Волонтерлар көне белән котлыйм. Ул безнең илдә бүген, 5 декабрьдә, билгеләп үтелә.
Волонтёр булу — ул күңелең кушканча кешеләргә ярдәм итү, эчкерсез рәвештә үз көчеңне, вакытыңны, йөрәгеңнең җылысын һәм көчен мохтаҗ булганнарга бирү. Безнең районда волонтерлар хәрәкәте ел саен ныгый һәм үсә. Сез — спорт бәйрәмнәрен, мәдәни чараларны оештыруда башлап йөрүчеләр, патриотик һәм хәйрия акцияләрендә актив катнашучылар. Өлкәннәр, авыр тормыш хәлендә калучы гаиләләр турында көндәлек кайгыртуыгыз — бу гражданлык бердәмлегенең чын мисалы. Бүгенге көндә сез СВОда булган сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә, азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм итеп аеруча сизгерлек күрсәтәсез. Ихлас күңелебездән сезгә күзгә ташланып тормый торган, әмма бик мөһим хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәм. Нәкъ менә сезнең кебек күңел кушуы буенча эшләүче кешеләр илебезнең әхлакый фундаменты һәм ныклы тёрәге булып тора. Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, күңел җылысы һәм оптимизм телим! Сезнең изге башлангычларыгыз яклау тапсын. Ә гаиләләрегездә тынычлык һәм муллык хөкем сөрсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев