Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башлыгы Дмитрий Иванов Россия иминлек органнары хезмәткәрләре көне белән котлый

Бүген һөнәри бәйрәмнәрен Россия иминлек органнары хезмәткәрләре — үз гомерләрен дәүләтебезнең милли мәнфәгатьләрен һәм суверенитетын тәэмин итүгә, аның гражданнары мәнфәгатьләрен яклауга багышлаган кешеләр билгеләп үтә.

Дәүләт иминлеге органнарында хезмәт итү тирән белем, зур сабырлык, батырлык, кыюлык, хезмәт бурычына тугрылык таләп итә. Чистай хезмәткәрләре дә нәкъ шул сыйфатларга ия.

Аларга җаваплы бурыч — көн саен террорчылык, экстремизм, оешкан җинаятьчелек һәм башка янаулар белән көрәшү йөкләнә.

Контрразведка башлангычында торган, яңа буын өчен офицер традицияләрен урнаштырган дәүләт иминлеге органнары ветераннары аерым рәхмәт сүзләренә лаек.

Хөрмәтле иминлек органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Авыр, еш кына гомерегезне куркыныч астына куярга мәҗбүр иткән хезмәтегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Хезмәтегездә уңышлар, яңа үрләргә ирешүегезне, нык сәламәтлек, якыннарыгызның ярдәмен тоеп яшәвегезне телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев