Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Дмитрий Иванов чистайлыларны Халыкара гаилә көне белән котлый

Бүген күркәм бәйрәм — Халыкара гаилә көне

Хөрмәтле чистайлылар, чын күңелдән котлаулар кабул итегез!
Һәрберебезнең тормышында гаилә мөһим роль уйный. Ул барлык башлангычларның башы, игелек, мәхәббәт учагы, әти-әни, якын кешеләр, безне сагынып көтеп алган йорт. Нәкъ менә гаиләдә кешенең холкы һәм дөньяга карашы формалаша, гореф-гадәтләр һәм тормышның чын кыйммәтләре саклана.
Гаилә — зур бәхет, әмма шул ук вакытта ир белән хатынның зур хезмәте. Бу көнне күп балалы гаиләләргә һәм үз гаиләләренә бала сыендырганнарга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Киң күңелле, сабыр, мәрхәмәтле булганыгыз һәм өй учагын саклап калу өчен армый-талмый хезмәт иткәнегез өчен рәхмәт сезгә! Яшь гаиләләргә дә бәхет телим, аларда сабыйлар тусын!
Балаларны сакларга һәм тәрбияләргә, аларга лаеклы белем бирергә һәм кешелек мөнәсәбәтләренең катлаулы дөньясында дөрес юнәлеш биреп, ярдәм итәргә — ата-аналарның төп билгеләнеше. Тату гаиләләр күбрәк булган саен, ил дә көчлерәк була бара!
Бәйрәм белән! Барлык гаиләләрдә дә аңлашу һәм ярдәмләшү булсын, балаларның шат тавышы ишетелсен һәм өлкәннәрнең зирәклеге һәрнәрсәдә ярдәм итсен!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев