Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Дмитрий Иванов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән котлый!

Бүген авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Ул басуларда һәм фермаларда, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү предприятиеләрендә һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда таңнан таңга кадәр эшләүчеләрнең бәйрәме. Ул җирдә, терлекчелектә һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләрендә тырышып эшләүчеләрне, авырлыкларга карамастан, терлек үрчетү һәм үстерү, үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләрне берләштерә.

Районыбызның агросәнәгать комплексы предприятиеләре халкыбызның азык-төлек иминлеген тәэмин итә. Техник алгарыш никадәр тиз үсмәсен, авыл хуҗалыгыннан башка кеше яши алмый.

Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезгә намуслы хезмәтегез һәм куелган максатларга ирешүдә үҗәт булуыгыз өчен мең-мең рәхмәт! Сезнең һөнәри осталыгыгыз, яраткан эшегезгә тугры булуыгыз һәм җиргә булган мәхәббәтегез тирән хөрмәткә лаек.

Сезгә һәм якыннарыгызга билгеләнгән планнарыгызның үтәлүен, иртәгесе көнгә ышаныч, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев