Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башлыгы Дмитрий Иванов Әтиләр көне белән котлый!

Хөрмәтле чистайлылар! Кадерле әтиләр! Сезне чын күңелемнән күркәм бәйрәм — Әтиләр көне белән котлыйм!

Бу көн үз гомерләрендә иң мөһим җаваплылыкны — әти булу җаваплылыгын намуслы һәм лаеклы үтәүче барлык ир-атларга тирән һәм ихлас рәхмәт сүзләре белдерү өчен менә дигән сәбәп.

Әти булу — ул зур бүләк һәм көндәлек хезмәт. Әти — ул таяныч һәм яклаучы, зирәк остаз һәм тугры дус, балаларга яхшы үрнәк.

Әтиләр берлегенең Чистай бүлегенә кергән актив һәм битараф булмаган әтиләргә аерым рәхмәт сүзләре белдерәсём килә. Сезнең энергиягез һәм балаларыгыз тормышында катнашырга омтылуыгыз, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә һәм районыбызда гаилә кыйммәтләрен ныгытуга өлёш кертүегез зур хөрмәткә лаек. Сез — үз гаиләләрегездә чын лидерлар һәм безнең яшьләребез өчен лаеклы үрнәк.

Кадерле әтиләр! Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс зирәклек һәм сабырлык, күңел җылысы һәм гаиләләрегездә үзара аңлашу булуны телим. Балаларыгыз уңышлары һәм казанышлары белән сезне сөендереп торсыннар, ә өйдә һәрвакыт мәхәббәт, татулык һәм бәхет хөкем сөрсен.

Көчле һәм чын-чынлап бәхетле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев