Район башлыгы Диңгез һәм елга флоты көне белән котлый
Хөрмәтле елга транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары! Ихлас күңелемнән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Чистай районында диңгезчеләрнең, елгачыларның, портчыларның һәм судно ремонтлаучыларның чын династияләре оешты. Флот – аларның язмышы. Сезнең һөнәрегез түземлек, рухи ныклык, гади булмаган, авыр шартларда да ныклы карарлар кабул итә белүне таләп итә. Без ерак маршрутлар романтикасы һәм стратегик йөкләрне илтеп җиткерү, пассажир күчерүләре, территорияләрдә туристик потенциаллар үсеше кебек җитди хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүдә сезнең осталыгыгыз һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез алдында баш иябез.
Хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Сезнең эшегез канәгатьләнү алып килсен, ә юл уңаена искән җилләр һәм уңышлар маршрутларда гына түгел, барлык башлангычларда да юлдаш булсын.
Хәзер җәйге навигация чоры, биредә йөзләрчә тонна йөк күчерергә һәм пассажирлар өчен күңелле сәяхәтләр оештырырга кирәк. Безнең яраткан Чистаебыз экипажның көйле эшләве ярдәмендә туристик маршрутларны үзенә җәлеп итүче нокталарның берсенә әверелә бара.
Мин быелгы навигация югары дәрәҗәдә үтәр, барлык мәсьәләләр дә хәл ителер дип ышанам. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, уңышлар һәм мул тормыш телим!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев