Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Егоровны Җиңү көне белән тәбрик итте

...

Дмитрий Иванов Бөек Ватан сугышы һәм елга флоты ветераны Алексей Егоров янына барды. Олы яшьтә булуына һәм начар ишетүгә карамастан, ветеранның кәефе яхшы, ул шаярта һәм елмая. Кунакларны да тиешенчә каршы алды. Ветеран үтенече буенча кызлары аңа тельняшка, орден-медальләр белән китель кигезгәннәр. Фронтовик кунакларны игътибар белән тыңлады һәм күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.

Берничә ел элек ветеран имгәнгән һәм шуның аркасында хәзер йөри алмый, аны кызларының берсе карый. Алексей Михайлович хатыны белән биш бала тәрбияләп үстергән, хәзер фронтовикның 7 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар.

Алексей Михайлович Березовка авылында туган. Колхозда эшләгән, 1939 елда «Балхаш» теплоходына матрос булып эшкә урнашкан. Ул Бөек Ватан сугышы башлангач Идел буйлап рейслар ясаган, хәрби йөкләрне Сталинградка ташыган. 1942 елның мартында яшь егет Куйбышев шәһәрендә җәяүле гаскәрләр училищесы курсанты була, ә июнь аенда 13нче аерым истребитель батальоны составында рядовой автоматчы Егоров Мәскәү янындагы сугышларда катнаша.

Воронеж өлкәсенең Калач шәһәре янындагы сугышлар аеруча каты була. Батальон оборонаны алган, әмма сугыш кирәк-яраклары җитмәгән. Ә монда кабат бомбага тоту. Дошман танклары һәм мотопехота һөҗүм итә. Батальон кабат чолганышта кала. Алексей качарга тырыша, хәтта Донны йөзеп чыга, әмма анда аны фашистлар каршы ала. Һәм аңа үз җилкәсендә фашист әсирлегенең нәрсә икәнен татырга туры килә. Яшь, сәламәт сугышчы Ватаны өчен көрәшергә,

һәлак булган иптәшләре өчен үч алырга тели, ә аның урынына Австриядә авыр коллык хезмәте үти.

Хәтта хәзер, күп еллар узгач та, фронтовикка моны искә төшерү җиңел түгел, әмма ул чакта исән калу өчен көрәшергә туры килә. 1945 елның 8 маенда гына совет гаскәрләре әсирләрне азат итә. 1947 елның 28 февралендә генә солдат Егоров демобилизацияләнә.

Дмитрий Алексеевич ветеранның теләкләре белән кызыксынды. Һәрбер үтенечне ул үтәлгәнчегә кадәр контрольгә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев