Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәфис Ирек улы Мәхмүтов: Ватанны саклау дигән бурыч бар

Һәр буын россиялеләрнең илебез өчен авыр вакытларда аны якларга, халыкара аренада аның мәнфәгатьләре өчен көрәшергә әзер үз Геройлары бар. Без Бөек Ватан сугышы солдатларының батырлыгы, Әфган һәм Чечен сугышлары ветераннарының, хәзерге вакытта махсус хәрби операция бара торган зонада булган сугышчыларыбызның сугышчан казанышлары белән горурланабыз

Ике Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Рәфис Ирек улы Мәхмүтов 23 февральдә, Ватанны саклаучы көнендә туган, бу аның тормышында символик мәгънәгә ия була.
18 елдан соң аңа Әфганстан демократик республикасындагы чын сугышта катнашырга туры килә. Беренче Кызыл Йолдыз ордены белән Рәфис Ирек улы Панджшер провинциясендә, «үлем үзәнендә», армия операциясен үткәргәндә сугышчан хәрәкәтләре өчен бүләкләнә. Ул иптәшләре белән 60 дош­манны әсирлеккә алып, мәгарәдән исән калганнарны, богауланган совет хәрби әсирләрен азат итә. Бу операцияне ике офицер җитәкчелегендә алты яшь егет башкара.
Рәфис сугышта каты яралана, штык йөрәгеннән бары ике сантиметр ерак­лыкта үтә. Ике атна госпитальдә дәваланганнан соң, ул кабат отрядка кайта.
Рәфис Мәхмүтов 35 хәрби операциядә һәм колоннаны озата баруда 16 тапкыр катнаша, анда һәрвакыт батырлык күрсәтә.
Сугышларның берсендә Рәфис мина шартлаудан авыр яралана. Әмма, бәхеткә, бернигә дә карамастан, исән кала. 20 яше дә тулмаган вакытта, хәрби бурычын үтәгәндә, Рәфис герой һәм бер үк вакытта инвалид була.
СССР Югары Советы Президиумы Указы белән сержант Рәфис Ирек улы Мәхмүтов икенче Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Өенә ул Кремльдә СССР Саклану министры, Советлар Союзы Маршалы С. Л. Соколов тапшырган йолдыз белән кайта, икенче хөкүмәт бүләген аңа Чистайда бер айдан соң тапшыралар.
Тормыштагы авырлыкларга, сәламәт­лек белән проблемалары булуга карамас­тан, Рәфис Ирек улы актив иҗтимагый эш белән шөгыльләнә, үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Ул «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының җирле бүлеген җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев