Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рафаил Хисамовны барысы да — профессордан алып урта мәктәп укучысына кадәр кызыксынып тыңлый

Туган якны өйрәнүче Рафаил Хисамов үзенең бар тормышын, талантын анда яшәүче кешеләргә бирә. Ул Чистай тарихына, аның танылган әдәби эшлеклеләренә багышланган чараларның төп спикерларыннан берсе.

— Аның караламалары, язмалары, мәкаләләре уннарча кандидатлык һәм докторлык диссертацияләренә дә керделәр. Борис Пастернак музеена вак-төяк мәсьәлә белән генә керүче һәр кешегә әлеге тема буенча Рафаил Хәмит улының сәгать ярымлык лекциясен тыңларга туры килергә мөмкин. Туган якны өйрәнүче, шәһәрнең тарихын белүче, сыйфатлы әдәбиятны бәяләүче әлеге талант иясенең белемнәре һәрвакыт тыңлаучылар өчен ачык. Бу, мөгаен, аның иң мөһим сыйфатыдыр. Ул мавыгучан тыңлаучыларны ярата, ул алар белән фотографияләр, мәкаләләр, үзенең мәгълүматлары һәм уйланулары белән дә бүлешергә әзер, — дип сөйли үзенең танышы, яшьтәше турында Сергей Кронберг.

16 августта Рафаил Хәмит улына 72 яшь тулды. Ул шәһәребездә билгеле кеше булса да, бик тыйнак, үзе турында сөйләргә яратмый. Әмма без аның биографиясеннән кайбер кызыклы нәрсәләр таба алдык.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң диңгезче-подводник булу турында хыялланып, ул Владивосток шәһәренә адмирал Макаров исемендәге хәрби-диңгез училищесына укырга керергә уйлый. Имтиханнар вакытында авырый башлый. Дәваланганнан соң табиблар аңа климатны алыштырырга тәкъдим итәләр. Шулай итеп ул Татарстанга кайта. Казан дәүләт университетының юридик факультетының кичке бүлегенә укырга керә, аннары тарих-филология факультетына күчә. Аны тәмамлагач, Чистайга кайта. Шәһәр мәктәпләрендә вакансияләр булмый, аңа төрмәдә эш тәкъдим итәләр. Озакламый аны төрмә мәктәбе директоры итеп билгелиләр.

Ул вакытта төрмәдә җинаятьчеләр генә түгел, танылган башка фикер йөртүчеләр дә була. Рафаил Хәмит улы һәрвакыт андыйлар белән кызыксына. Ул танылган «утыручылар» белән аралашып кына калмый, аларның Мәскәүдәге дуслары белән дә элемтәгә керә, алар янына берничә тапкыр барып та кайта.

Берара вакыттан соң аны төрмә мәктәбеннән азат итәләр. Чистайда беркая да эшкә урнашу мөмкин булмый. 1976 елда ул Мәскәүдә протоиерей Дмит­рий Дудко тарафыннан чукындырыла. Аның рухнилыкка кандидатурасын дин эшләре буенча Советта кире кагалар.

Әрәмтамак дигән ярлык белән төрмәгә аздан гына эләкмичә калып, ул сәгать заводына төнге каравылга урнаша. Монда яраткан эше белән шөгыльләнергә менә дигән мөмкинлек туа. Йокысыз төннәрен ул туган якны өйрәнү эшләре белән үткәрә башлый.

Моннан күп еллар элек Рафаил Нина Харитоновадан Борис Пастернакның китабын укырга дип ала һәм аны кулдан күчереп яза. Аңа бу язучының музеен оештыру турында уй тынгылык бирми! 1990 елда Чистайда Борис Леонидович Пастернакның Мемориаль музее ачыла. Анда Рафаил Хисамов өлкән фәнни хезмәткәр итеп билгеләнә.

Ул коллегалары арасында авторитет һәм зур хөрмәт казана. Язма героебызның туган көне алдыннан без аның белән әңгәмә кордык. Рафаил Хәмит улының эштә һәм башка вакытта нинди кеше булуын беләсебез килде.

«МИН ОЗАК ЕЛЛАР ӘЛЕГЕ КЕШЕ БЕЛӘН ЭШЛӘВЕМӘ БӘХЕТЛЕ…»

Борис Пастернак музее директоры, ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе Любовь Демченко Рафаил Хисамовны бар кешедән дә яхшы һәм бар кешедән дә күбрәк белә. Алар 1990 елдан бирле бергә эшлиләр.

— Мин һәр хезмәткәрем артында үземне таш стена артында кебек хис итәм. Шулай ук Рафаил Хәмит улы белән бернәрсә дә куркыныч түгел. Ул искиткеч кеше, аңа һәрчак ышанырга була. Рафаил Хисамов музей тәкъдим иткән әдәбиятны, Борис Пастернак иҗатын белүче генә түгел әле, ул нумизматиканы, иконографияне һәм башка тармакларны яхшы белүче тарихчы һәм музей белән таныштыручы да. Ул борынгы әйберләрнең чорын билгели белә. Аның янына консультациягә килүче кешеләр дә бик күп, ул беркемне дә кире бормый. Тирән, киң белемле булуына карамастан, Рафаил Хәмит улы һаман да үз өстендә эшләвен дәвам итә. Аңа яңа белгән нәрсәләрен язып барырга калын дәфтәрләр биреп өлгертә алмыйм, — ди Любовь Григорьевна.

33 ел бергә эшләү дәверендә Любовь Демченко Рафаил Хәмит улының талантына һәм хезмәт сөючәнлегенә шикләнгәнен хәтерләми. Шунысын да билгеләп үтәргә
кирәк, ул үзенең эшләнмәләре белән музейга килгән яисә шәһәр буенча экскурсияләргә заказ биргән туристлар белән уртаклашып кына калмыйча, аны яшь буынга да тапшыра. Аның лекцияләр циклы унберенче сыйныф укучылары тарафыннан зур уңыш белән файдаланыла.

— Ул кешеләр психологиясен яхшы белә, саллы белеме булган һәм әле яңа гына әдәбият белән дуслашкан кешеләр белән дөрес эш итә. Рафаил Хәмит улы беркемгә дә вакытын кызганмый. Аңа теге яки бу әңгәмәдәшенең барлык сорау­ларга да кирәкле җаваплар алуы мөһим.
Любовь Демченко, шулай ук башка барлык туристлар Рафаил Хисамов турында талантлы экскурсовод буларак сөйлиләр. Соңгы вакытта музейда аерым экскурсияләр популярлашты, безнең героебыз анда аерым бер зур роль уйный.

— Безгә кем генә килмәсен: Мәскәү университеты профессорымы, Казан училищесының музыка укытучысымы, экскурсоводмы — барысы да канәгать. Кайчакта кешеләр шалтыраталар һәм экскурсияне алар өчен нәкъ менә Рафаил Хисамов үткәрүен сорыйлар, чөнки алар аның хакында үзләренең танышларыннан, дусларыннан ишеткәннәре була. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, ул эштә генә түгел, тормышта да бик тәрбияле, әдәпле, игелекле кеше, бервакытта да кешеләрнең кайгы-борчуларына битараф калмый. Мин озак вакыт аның белән эшләвем белән бәхетле. Аңа ныклы сәламәтлек телим!

«УЛ БЕРКЕМ БЕЛӘН ДӘ АЛЫШТЫРЫП БУЛМЫЙ ТОРГАН КЕШЕ»

Борис Пастернак музееның өлкән фәнни хезмәткәре Наилә Белоглазова өчен Рафаил Хисамов — остаз һәм ярдәмче.

— Мин музейга эшкә килгәндә бернәрсә дә белми идем. Ул зур сабырлык белән мине эшкә өйрәтте. Менә инде аның белән унынчы ел эшлим, элегрәк тә таныш идек билгеле, чөнки мин шәһәрнең тарих музее хезмәткәре идем, — дип сөйли Наилә Альберт кызы. — Аңа теләсә кайсы вакытта безнең музей хезмәткәрләре кебек үк башка учреждение хезмәткәрләре дә мөрәҗәгать итәләр, чөнки ул бик укымышлы, күпкырлы шәхес, аңардан үрнәк алып була.

Рафаил Хәмит улын коллегалары яратып аяклы энциклопедия дип йөртәләр. Алар эш арасында тормыш, көнкүреш турында гәп коралар, бер-берсенә көндәлек киңәшләрен дә бирәләр.

— Аңа ныклы сәламәтлек, безнең арада булдыра алганча озак калуын телибез. Рафаил Хисамов беркем белән дә алыштырып булмый торган кеше ул, — дип сүзен йомгаклады Наилә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев