Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Радик Халиев каратэчылар тренировкаларының ничек узуын һәм ярышларда нинди яшерен алымнарны кулланырга мөмкинлеген сөйләде

Каратэның күп стильләре бар, әмма иң каты һәм күп көч кирәк булганнарның берсе булып киокусинкай стиле санала. Безнең шәһәрдә ул 2008 елда киокусинкай каратэсы буенча Чистай тренеры Радик Халиев ярдәмендә актив үсеш ала башлады.

Хәзер Радик Наил улы Балалар һәм яшьләр иҗат йортында тренировкалар үткәрә. Үзендә шөгыльләнүчеләр белән бергә ярышларга йөри, анда спортчыларга көч биреп тора һәм аларның яңа казанышларына сөенә.

Без тренер белән аралашырга һәм спортның бу төре турында күбрәк белергә булдык.

— Ни өчен нәкъ менә каратэны сайладыгыз? Бу спорт төренә ничек килдегез? — дип әңгәмәдәшемнән сорадым.

— Башта мин башка спорт төре белән мавыктым. 20 яшемдә, вакытны бушка үткәрмәс өчен, айкидо белән шөгыльләнергә уйладым. Мин аның белән шулкадәр мавыгып киттем, хәтта тренировкалардан тыш, Япония һәм Европа илләреннән осталар килгән семинарларга йөри башладым, — дип сөйли тренер. Айкидо белән шөгыльләнә башлагач, мин үземә кара билбау алуга кадәр барып җитәргә дигән максат куйдым. Максатыма ирешкәч, мин үзем дә башкаларны өйрәтә башладым.
Ике ел эшләгәннән соң Радик Халиев педагогик белем алырга карар итә һәм Чаллы физик культура һәм спорт академиясенә укырга керә. Анда ул 6 ел читтән торып укый. Укыган вакытта ул киокусинкай каратэсы буенча тренерлар белән таныша.

— Бервакыт алардан тренировкаларга килергә рөхсәт сорадым, алар каршы килмәделәр. Анда миңа шулкадәр ошады, мин укудан соң гел шунда йөри башладым, алардан дәресләр алдым. Аннары Чистайга кайткач мөстәкыйль шөгыльләнә башладым. Менә шулай бер көрәш төреннән икенчесенә җайлы гына күчтем.

Белешмә:

Радик Халиев 24 ел айкидо һәм 16 ел каратэ белән шөгыльләнә, тренер ике кара билбау иясе.

— Каратэ айкидодан нәрсә белән аерыла?

— Каратэ өчен кешенең физик күрсәткечләре: чыдамлык, тизлек, көч мөһим. Айкидода исә физик көч роль уйнамый диярлек, әмма үз-үзеңне контрольдә тоту, игътибар, концентрация һәм тоемлауга өстенлек бирелә. Шулай ук каратэдан аермалы буларак, айкидода ярыш процессы юк. Бу бары тик үз-үзеңне саклау өчен дәресләр, шуннан соң имтихан тапшырыла.
Мин үзем ярышларда катнашырга һәм үземдә тәрбияләнүчеләрне аларга әзерләргә теләгәнгә күрә, каратэ файдасына сайлау ясадым.

— Сездә күпме бала тәрбияләнә?

— Минем 6 каратэчылар төркеме бар. 80гә якын кеше актив рәвештә тренировкаларга йөри, даими үсештә. Моннан тыш, вакытлары булмау сәбәпле тренировкаларга сирәк йөрүчеләр дә бар.

— Ничә яшьтән каратэ белән шөгыльләнә башлау яхшырак?

— Бу спорт төренең үзенчәлеге шунда, аның белән теләсә ничә яшьтә шөгыльләнә башларга мөмкин. Программа буенча 7 яшьтән кабул итү бара, әмма мин алты яшьлек балалар белән дә шөгыльләнәм.

— Яхшы каратэчы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Яхшы каратэчы зур ихтыяр көченә һәм көчле характерга ия булырга тиеш, әмма кайвакыт характер вакыт узу белән килә. Мәҗбүри сыйфатлар булып үҗәтлек һәм ныклык тора, чөнки спортчылар нык ихтыярлы булсалар, алар һәрвакыт яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.
Үзсүзле һәм максатчан егетләр каратэга ни өчен килгәннәрен беләләр инде. Алар барлык тренировкаларга йөриләр, ярышларга эләгергә омтылалар.
Кайвакыт, бигрәк тә кече төркемнәрдә, ата-аналар үзләре балаларын вакытны файдалы үткәрсеннәр һәм нәрсәдер белән шөгыльләнсеннәр өчен бирәләр. Әгәр баланың ихтыяр көче юк икән, аңа тренировкаларда җиңел булмаячак.

— Тренировкалар ничек уза? Гадәттәге шөгыльләнүләр ярышларга әзерләнүдән нәрсә белән аерылып тора?

— Тренировкаларда балалар гомуми физик һәм махсус әзерлек белән шөгыльләнәләр. Алар капчыклар белән эшлиләр, гантельләр күтәрәләр һәм авырлаштырылган снарядларда шөгыльләнәләр.

Ә ярышларга билгеле бер программа буенча әзерләнәбез. Көненә сәгать ярым тизлек, көч һәм чыдамлыкка эшлибез. Әгәр без берәр нәрсәгә өлгермибез икән, күнегүләр вакытын 15-20 минутка озайтабыз.
Ярышларга әзерлек этапларының берсе — спарринг (күнекмә көрәше), анда спортчылар үзара көрәшәләр. Ярышлар алдыннан бездә дә көрәш көне бар. Бу вакытта катнашучыларның күрше шәһәрләрдән (Яр Чаллы, Казан) килгән балалар белән көрәшү мөмкинлеге бар. Һәр 2 минут саен алар төрле көндәшләр белән көрәшәләр, шуның белән үз мөмкинлекләрен тикшерәләр.

— Балалар ярышларга ничек сайлап алына?

— Ярышларга иң яхшы каратэчылар уза. Без аларның осталыкларына һәм тренировкаларда ничек шөгыльләнүләренә карыйбыз. Шулай ук балалар контроль нормативлар тапшыралар.

— Ярышларда кулланыла торган яшерен алымнар бармы?

— Көндәшнең игътибарын читкә юнәлтү кебек хәрәкәтләр кулланырга мөмкин. Мәсәлән, башка аяклар белән генә сугарга ярый. Көндәшкә кизәнү һәм сугу өчен, аны кулларын төшерергә мәҗбүр итәргә кирәк. Моның өчен корсагына сугарга. Көндәш кулларын төшергәч һәм башы ачылгач, селтәнү ясарга кирәк. Башка суккан өчен балл исәпләнә.
Күптән түгел Радик Наил улында тәрбияләнүчеләр киокусинкай каратэсы буенча Идел буе федераль округы беренчелегеннән кайттылар. Алар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Шулай, Сергей Игнатьев мактаулы I урынны яулый һәм киокусинкай буенча спорт мастерына кандидат нормативларын үти. Ә Дмитрий Игнатьев һәм Кәрим Фәйзрахманов бронза призерлар булдылар.

— Ярышларда иң авыры — финал, чөнки анда иң көчле спортчылар очраша. Көч беткәндә аеруча авыр, әмма баллар бертигез булганда өстәмә вакытта көрәшергә кирәк, — дип уртаклашалар Сергей, Дима һәм Кәрим.

Егетләргә каратэ бик ошый, аларның ярышларда катнашу һәм яңа кешеләр белән танышу мөмкинлеге бар. Спортчылар Радик Наил улына яхшы әзерлек өчен рәхмәтле!

— Эш нәтиҗәсен күргәч, үзеңнең юкка гына тырышмавыңны аңлыйсың. Минем өчен балаларның хисләре иң мөһиме. Аларның шатлануларын күргәч, мин икеләтә сөенәм! — дип уртаклаша Радик Халиев. — Укучыларыма күбрәк шөгыльләнүләрен һәм үсүләрен телим! Каратэ дәресләре аларга тормышка юллама бирәчәк. Без сугышырга өйрәтмибез, ә көчле шәхес формалаштырабыз һәм балаларны тәртиплерәк итәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев