Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Радик Вафин үзенчәлекле балалар өчен грант проектын тормышка ашыру серләрен ачты

Грант сүзе инглиз теленнән «Бүләк итәргә» дигәнне аңлата. Бу очракта грант — җәмгыятькә файда китерәчәк яңа проектларга кире кайтарусыз нигездә акчалата ярдәм итү. Грантны дәүләт органнары, коммерцияви булмаган фондлар, эшмәкәрләр берлеге, хәйрия оешмалары һәм башка структуралар бирә.

Төрле грант-операторлар ел саен гражданнарның инициативаларын үстерүне яклаучы конкурслар игълан итәләр. Дәүләт безнең илебездә нәрсәнедер яхшы якка үзгәртергә теләүче, әмма акчалары җитмәү сәбәпле, аны тормышка ашыра алмау­чы инициативалы кешеләр күп булуын аңлый. Нәтиҗәдә, дәүләт шундый эшләрне тормышка ашыру максаты белән конкурслар уздыруга ярдәм күрсәтә.

Грантлар — бюджетның мөһим өлеше. Әмма аны җиңел генә отарга мөмкин түгел. Башка катнашучылардан аерылып торучы һәм алар фонында тагын да отышлырак күренүче, җәмгыятькә файда китерүче идеяне табарга кирәк. Үзеңнең идеяң белән башкаларны кызыктырырга гына түгел, аны кызыклы итеп тәкъдим дә итә белү дә мөһим. Шуңа күрә дә идеяне дөрес проектлаштырырга һәм лаеклы төстә экспертлар хөкеменә тапшырырга һәм иң яхшы булырга кирәк. Бу четерекле һәм күп хезмәт сораучы хезмәт. «Камалия» ял итү-күңел ачу үзәге әлеге бурычны бик яхшы үти. Алар грантта катнашу өчен үз проектларын тәкъдим итү конкурсларында беренче тапкыр гына катнашмыйлар инде. Биредә оештыруда барлык иҗади һәм бердәм коллективның дәвамлы эше күренә.

Барысын да үз күзләребез белән күрү өчен без ял итү-күңел ачу үзәгендә булдык. Биредә башта мәдрәсә, эшче яшьләр мәктәбе, кичке мәктәп булган. Без ишекне ачабыз… һәм бик күңелле мохитка чумабыз. Кергәндә үк күзебез текә булып өскә сузылган баскычка төшә… һәм без биредә бар нәрсәгә дә хәрәкәт булуын аңлыйбыз! Укуда, эштә, үсештә… Мин үз тәэсирләремдә ялгышмыйм! Чөнки үзәк нәкъ менә балаларны төрле юнәлешләрдә үстерү белән шөгыльләнә. Ә бу һәрвакыт өскә үсеш дигән сүз! Хәтта зурлар өчен дә аларның идеяләре гадәти булмаган һәм кызыклы булып тоела.

Әңгәмә корыр өчен җитәкче кабинетына керер алдыннан мин ниндидер аңлашылмаган кыштырдау ишеттем. Моның нәрсә икәнен башта аңлап та бетермәдем әле. Безнең әңгәмәбез гадәти булмаган эш мохитында узачак икән.

Эш шунда ки, Радик Вафин — әлеге үзәк җитәкчесе, үзе төрле түгәрәкләрдә дәресләр бирә, шулай ук балалар белән турыдан-туры элемтәдә, грантларда катнашу өчен дә эш алып бара. Минем белән сөйләшкәндә дә ул шул эшеннән аерылмады. Мине гаҗәпләндергән аваз наждак кәгазен планкаларның өске өлешенә ышку нәтиҗәсендә барлыкка килә икән. Ул эш өчен бик кирәк. Кабинетка кергәч, мин эшкәртелгән агачның хуш исен сиздем. «Камалия» гаилә клубының Президенты үзенең балалары Раян һәм Арслан белән «J-GET» клубында шөгыльләнә иделәр. Миңа ял итү-күңел ачу үзәге турында сөйләгәндә ул балаларына да игътибар бирергә өлгерде, аларны дикъкать белән тыңлады, дөрес карар кабул итсеннәр өчен киңәшләрен дә бирде.

Радик Газинур улы хәзерге вакытта «Камалия»дә тормышка ашырылып килүче проектларның берсе, гражданлык инициативасын үстерүгә грант отуда катнашулары хакында җентекләп һәм кызыклы итеп сөйләде.

— Ике ел эчендә без шундый 10 проектны тормышка ашырдык. Аларның һәрберсе озакка исәпләнгән һәм дәвамлы. Быел без Россия Федерациясе Президент грантлары фонды тарафыннан якланган 2 грант проектын тормышка ашырабыз. Беренче грант «Шатлык бүләк итәбез. Могҗиза тудырабыз» дип атала. Бу сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләү. Алар Чистай шәһәренең 10нчы номерлы һәм «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Татар Ялтаны мәктәп-интернаты» коррекцияле мәктәпләрендә белем алалар. Атна саен ял итү үзәгендә әлеге балалар өчен проектны тормышка ашыру кысаларында дүрт юнәлештә: иҗади мастер-класс форматында арт-терапия, балалар өчен хореография, театр сәнгате һәм «Иминлек мәктәбе» әкият терапиясе үткәрелә.

Әкият терапиясе — авыр тормыш вәзгыятен күрсәтүче билгеле бер сәхнә күренешләре, ул хәлдә һәркем, хәтта балалар да калырга мөмкин. Әлеге хәлләр сәхнәләштерелеп күрсәтелә.

— Балалар белән «Әкият терапиясе» блогында хәл иткән вәзгыятьләрне күрсәтегез әле.

–Мәсәлән, без балалар белән «Урамда хуҗасыз калган эт белән очрашканда нишләргә?», «Баскыч мәйданчыгында билгесез кеше очрап, сине каядыр чакырса, нәрсә эшләрә?», «Язын юка бозда үзеңне ничек тотарга?», «Электр приборларын имин файдалану кагыйдәләре» кебек темаларны тикшерәбез. Болар барысы да әкият аша театрлаштырылган вәзгыять кебек үз-үзеңне тотуның төрле модельләре аша уйнап күрсәтелә. Без үз-үзеңне тотуның билгеле методикасы белән эшлибез. Моның өчен вәзгыятьтә үз-үзеңне тотуның билгеле моделен формалаштырырга кирәк, без аларның һәркайсында төрле вариантларны җентекләп тикшерәбез. Шулай итеп, бала үзен төрле вәзгыятьтә ничек тотарга кирәклеген истә калдыра һәм тормышта әлеге модельне куллана ала.

— Шулай ук проектның башка этаплары турында да җентекләбрәк беләсе килә. Мәсәлән, Арт-дизайн блогы турында. Ул кай ягы белән кызыклы?

— Бу эбру техникасында суда рәсем ясау. Биредә чын могҗиза туа. Эбру — рәсем ясауның борынгы көнчыгыш методы. Әлеге искиткеч могҗиза өчен өслек булып аерым әзерләнгән су тора. Биредә рәсемне махсус буяулар белән ясыйлар. Буяулар матур һәм могҗиза булып әлеге өслектә эреп бетә, аннары шундый таякчыклар һәм пумала белән төрлечә матур бизәкләр төшерәләр. Нәтиҗәдә, аннары нәрсә ясаганыңны рәхәтләнеп карый аласың. Һәркем нәрсәдер үзенекен күрә ала. Бу иҗади фикерләүне һәм күзаллауны үстерә. Әлеге дәрес алдан уйланылган, балаларның эмоциональ халәтенә туры килүче музыка астында иҗади мохитта үткәрелә. Мондый балалар тиз кызып китәләр, ризасызлык белдерәләр, еш кына үз эшләренең нәтиҗәсе белән ризалашмыйлар. Ә тыныч мохит, баланы киеренкелектән аралый, аның психикасына уңай тәэсир итә, шуның белән аны ныгыта һәм үстерә.

— Сез балаларга теманы үзегез сайлыйсызмы яисә алар ирекле рәвештә, нәрсә теләсәләр шуны ясыйлармы?

–Белгечләр бу юнәлештә билгеле бер программа белән эшлиләр. Балаларга эш өчен махсус сайланган темалар бирелә. Һәр проектның үз календарь планы бар, аны педагоглар эшкәртә һәм юл картасын күрсәтә, без шушы планга нигезләнеп эшлибез.

Әлеге юнәлеш төренә сабын кайнату техникасы да керә. Балалар үзләре сабын кайнату процессында катнашалар, үз куллары белән аларны бүләк төргәкләренә төрәләр. Аннары аларны әни-әтиләренә бүләк итәләр. Безнең барлык ингредиентлар да бар. Барлык кирәкле нәрсәләр дә грант акчасы хисабына алынган. Без үз техникабызны кулланабыз, ул безгә бик кирәк. Бу безнең әлеге проектка шәхси кертемнәребез. Аларга шулай ук яктырткыч жиһазлар, музыкаль аппаратура керә. Безнең сәхнәбез, 50 урынга исәпләнгән актлар залы бар. Барлык чаралар да шунда үткәрелә. Һәр чараны тематик яктан үзебез бизибез. Мәсәлән, «Могҗизалар мәктәбе» программасын без Гарри Поттер форматында ясадык.

— Әлеге проектта сез нинди сумма оттыгыз?

— «Шатлык бүләк итәбез. Могҗиза тудырабыз» Президент грантлары фонды проекты буенча без биш йөз мең күләмендә акча оттык һәм әлеге акчага үз эшчәнлегебезне тулы күләмдә алып бару өчен җиһазлар һәм чыгым материаллары алдык. Безнең баштарак үзебезнең матди базабыз бар иде, әмма проектны тулысынча тормышка ашыру өчен грантта күрсәтелгәнчә җитәрлек күләмдә түгел иде.

— Сәламәтлек мөмкинлекләре чик­ләнгән балалар бу проектта бушлай катнашалармы?

–Әйе, билгеле. Алар һәр атнада үткәрелүче дәресләрне көтеп алалар. Дәресләр һәр дүшәмбе үткәрелә, елына 4-5 тапкыр без шундый максат белән Татар Ялтаны авылына барабыз. Әлеге балаларга аралашуы авыр, аларның интеллекты тотрыклы түгел, шуның өчен алар гел читенсенәләр. Әлеге дәресләрдә балалар үсәләр, үзләренең эчке потенциалларын ачалар. Биредә балалар гына түгел, әни-әтиләре дә ярдәм алалар. Күләмле чараларда катнашып, алар социальләшә. Күпләр өчен бу зур проблема. Кайбер әни-әтиләр балалары белән урамга чыгарга оялалар, үз эчләренә бикләнәләр. Дәресләр вакытында үзләрен күрсәтә алучы балаларның шатлыкларын күрсәгез иде! Алар үзләре ясаган һәрнәрсәгә ихластан сөенәләр, нәтиҗәләрен, уңышларын күреп зур канәгатьлек хисләре кичерәләр. Бу шатлыкны сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый.

— Проектны тормышка ашыру өчен күпме вакыт кирәк?

— Гадәттә проектны тормышка ашыру бер ел дәвам итә. Һәр грантның башы һәм төгәлләнү датасы бар. «Шатлык бүләк итәбез. Могҗиза тудырабыз» проектын тормышка ашыру 2 ел дәвам итә инде. Элегрәк ул «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан тормышка ашырылды һәм үзенең кирәк булуын күрсәтте. Балаларга бик ошады, алар анда актив катнаштылар һәм алдагы елда без аны башка грант-операторга, Президент грантлары фондына тәкъдим иттек. Биредә безне хупладылар. Әлеге проект үз эченә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 70кә якын баланы ала. Проектта профессионаллар командасы эшли. Һәркем үз эшен бик яхшы белә.

— Проектны тормышка ашыруда ничә кеше катнаша?

— Әлеге проектны тормышка ашыруда 15 волонтер эшли. Бу өлкән сыйныф укучылары, профессионаллардан бу эштә 5 кеше катнаша. Болар педагогик белемле белгечләр һәм педагог-психологлар. Һәр балага үзенә ышана башласын, аралашсын, биремнәрне үтәсен һәм ачылсын өчен ачкыч таба белергә кирәк.

— Проектны тәмамлау һәм нәтиҗәләр чыгару ничек бара?

— Әлеге проектның азагы быелгы елның декабрь азагына туры килә. Финал зур бер чара буларак үткәреләчәк. Без анда Татар Ялтаны мәктәп-интер­натыннан һәм шәһәребезнең коррекцияле мәктәбеннән балаларны чакырабыз. Чара Яңа ел тирәсендә үтәчәк. Балалар Яңа ел программаларында катнашачак. Без 4 блок нәтиҗәләрен берләштерәчәкбез. Балалар тамашачылар гына түгел, әлеге тамашаның турыдан-туры катнашучылары да булачак. Алар бирегә үзләренең педагоглары белән киләләр. Шулай ук катнашырга теләге булган әни- әтиләр дә әлеге чарада катнаша алалар. Инвалидлар декадасында да ял итү үзәге балалар һәм әни-әтиләр өчен дәресләр үткәрә. Балалар үзләре төрле биремнәрне үтәгәндә әни-әтиләр ял итә. Шулай итеп әни-әтиләр белән дә эшлиләр, алар үз балалары белән ничек аралашырга, аларны ничек үстерергә, кирәкле ярдәмне ничек күрсәтергә кирәклегенә төшенәләр.

— Ни өчен әлеге проект озак елларга исәпләнгән?

— Чөнки ул без үзара хезмәттәшлек иткән уку йортларына бик кирәк. Иң мөһиме, ул үзендә катнашучы балаларга кирәк. Кайбер балалар проект азагына якынлашкач, хәтта елап та алалар, аларның бер дә аерылышасылары килми, чөнки алда нәрсә белән шөгыльләнәселәрен белмиләр. Шуңа күрә дә без бу проектлар буенча эшләрнең дәвамлы булулары өчен тырышабыз.

— Мин сезнең эшчәнлегегезнең дә кирәкле булуын, сездә яңа идеяләр тууын һәм аларның проектларда тормышка ашуларын телим. Һәм билгеле инде, безнең проектлар яклау тапсыннар һәм уңышлы тормышка ашырылсыннар иде! Кешеләргә файда һәм шатлык китерү — бик мөһим нәрсә! Чөнки күп балалар өчен мондый проектларда катнашып, үз шөгыльләреннән үзләре тәм табалар, күңелләренә хуш килгән эш белән шөгыльләнәләр.

— Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә, коррекцияле мәктәптә укучы балаларга ярдәм итү бик кирәкле эш. Без барыбыз да балаларыбыз бәхетле булсын дип тырышабыз. Шуңа күрә дә без аларны тормыш авырлыкларын, курку хисләрен, оялуларын җиңә белергә, үз көчләренә ышанырга, аларны эшләренең кайвакытта гади кешеләрнекенә караганда да уңышлырак килеп чыгасына, күп нәрсәгә сәләтле булуларына ышандырырга, аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Үзеңә ышанырга гына кирәк! Әни-әтиләргә дә үз балаларына ышанырга һәм аларны аңларга өйрәнергә! Шул вакытта барысы да яхшы булачак!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев