Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Спортчы-инвалидлар өчен яңа өстәл уеннары

«Юлдаш» картлар һәм инвалидлар йортында бочча, петанк, джакколо, новус, шафлборд, кульбутто кебек уеннар буенча мастер-класс булды.

Эш тәҗрибәләре белән учреждение белгечләре башка районнан килгән хезмәттәшләре белән дә уртаклаштылар. Әлеге йорт-интернат «Стирая границы для безграничных возможностей» дип исемләнгән социаль - мәдәни конкурсларда катнашып, өченче тапкыр грант яулады. Җиңү ярдәмендә хезмәткәрләр үзләре карамагында булганнарның хыялларын тормышка ашырдылар, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә яраклаштырылган яңа өстәл уеннары алдылар. Элегрәк юлдашлылар махсус такталарда шөгыльләнделәр, гадәти туплар белән уйнадылар.
Социологик учреждениеләр белгечләре зур кызыксыну белән өстәл артында төрле авырулы төрле яшьтәге кешеләрнең ничек уйнау­ларын күзәттеләр. Быел медицина училищесыннан студент-волонтерлар аларга ярдәм иттеләр. Барлык катнашучылар яхшы күнекмәләр күрсәттеләр, һәркайсының үз тактикасы һәм үз стратегиясе бар иде.
Кайбер спортчы-инвалидлар физкультура инструкторы Светлана Шигаева җитәкчелегендә әлеге уеннар күнекмәләре белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнәләр. Алар шәһәр, муниципаль, республика һәм хәтта бөтенроссия спорт турнирларында һәм фестивальләрдә катнашалар.
– Уеннар авыруларның һәр төркеме өчен эшләнгән. Биредә терәк - хәрәкәтләнү системасы бозылган, интеллектуаль яктан йомшак кешеләр шөгыльләнә. Шулай ук әлеге уеннар нерв - психик үсешкә, шәхестә мөһим сыйфатлар тәрбияләүгә нык тәэсир итәләр. Адаптив физкультура – авыру турында гына уйлап тормыйча, игътибарны аралашуга, ял итүгә, күңел ачуга юнәлдерү, – дип сөйли инструктор Светлана Шигаева.
Учреждениедә спорт тормышының төрле юнәлешләре дә - йөзү, чана спорты да бар. Яшь спортчылар арасында армрестлингта, пневматик винтовкадан атуда югары нәтиҗәләргә ирешкән медалистлар бар. 
Учреждение хезмәткәрләренә үз эшләренең җимешләрен тою һәм тәрбияләнүчеләренең спортта үсү теләкләрен күрү бик күңелле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев