Һәр йортка ул елмаеп керә
Заманында бик актуаль булган Самуил Маршакның «Минем өемә калын сумка аскан кем шакый?» исемле шигырь юллары бүгенге компьютер заманында үз актуальлеген югалтырга тиеш тә кебек югыйсә... Әмма, күргәнебезчә, бернинди машина да кешене алыштыра алмый.
Менә тугызынчы ел инде Екатерина Маркова Чистайның почта элемтәсе бүлегендә эшли. Иртә – иң кызу вакыт. Әле сәгать сигез дә тулмаган, ул инде сумкасына үз әбүнәчеләре өчен газета-журналлар тутыра, адресатларга кыйммәтле корреспонденцияләрен тапшырырга ашкына.
Екатерина Аксубай поселогында туып үсә. Язмыш кушуы буенча Чистайга эшкә килә һәм биредә төпләнеп тә кала. Почтага кызны икетуганы Валентина Маркова алып килә һәм Екатерина үзен сынап карарга уйлый.
– Үзегезнең беренче эш көнегезне хәтерлисезме?
– Җәйге матур, җылы көн иде ул. Хезмәттәшем миңа эш участогын күрсәтте, эшнең үзенчәлекләре турында сөйләде. Баштарак миңа бик авыр тоелды, аннары өйрәнеп киттем, шул ритмда эшләргә күнектем.
Узган язылу кампаниясе вакытында Ектерина Маркова иң күп әбүнәчеләр җыючыларның берсе.
– Шундый нәтиҗәгә ничек ирешә алдың? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
– Язылу кампаниясе башлануга газета-журналларга язылырга тәкъдим итәм. Билгеле, безнең төп бурычыбыз булып «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасына яздырту тора. Чөнки әлеге газетада яңа хәбәрләр, район һәм шәһәр тормышы яктыртыла, анда яшәүчеләр турында язмалар еш басыла. Һәр кешегә якын килә белү, уртак тел табу, кызыклы басмаларны тәкъдим итү дә безнең хезмәттә зур роль уйный. Күп укучылар категориясенә, гадәттәгечә, пенсионерлар керә. Яшьләр хәзерге заманча технологияләр аша мәгълүматны интернет киңлекләреннән алсалар, өлкәннәр бөтенләй башкача. Алар кәгазьдә язылганны укырга күнеккәннәр, шуңа ышаналар, газета килүне түземсезлек белән көтеп торалар. Шулай ук күпләр сәламәтлек, бакчачылыкны яктырткан вакытлы матбугатны үз итә. Аларның һәрберсенә кирәкле басманы сайлап алуда ярдәм итәргә тырышам, чөнки кеше шундый күп басма арасыннан кирәклесен сайлауда югалып калырга мөмкин.
Екатерина Маркова хезмәт күрсәтүче участокка өч микрорайон керә. Әлеге территорияне ул авыр сумка күтәреп җәяүләп үтә. Бер эш көнендә уннарча өйгә хезмәт күрсәтергә туры килә. Яңгыр-кар да, кышкы салкыннар да, җәйге челләләр дә корреспонденцияләрне өйләргә таратуда киртә була алмый.
– Иң уңайсызы – көзге һәм язгы пычраклар. Бу вакытларда яшәүчеләр янына барып җитәргә авыр була. Әмма хат ташучылар өйрәнгән халык инде, безнең өчен һава торышының начары юк. Безгә иң куркыныч тудырганы - этләр. Мин алардан бик куркам, аеруча язын алар көтү-көтү булып йөргән вакытта. Кайберәүләрнең этләре бәйдән ычкынган вакытлар да була. Андый йортларга керергә дә куркыныч, – дип үз һөнәренең тискәре яклары турында сөйли Екатерина.
Әмма яшь хат ташучының сүзләренә караганда, әлеге авырлыклар аларны көтүче кешеләрнең җылы мөгамәләсе, якты йөзе, кайгыртучанлык күрсәтүләре алдында югала да кала.
– Мин һәр йортка елмаеп килеп керәм, чөнки анда мине якын кешеләрен көткән кебек көтүләрен, яратуларын беләм. Урамда һава торышы начар булса, алар безнең өчен борчылалар. Ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә аралашу җитми. Аларның һәрберсен тыңларга тырышам. Өлкәннәр үз тормышларындага күңелле, бәхетле вакытлары, шулай ук авырлыклары, проблемалары белән дә уртаклашалар. Аларга аз гына булса да ярдәм итә алуым күңелемә җылылык өсти, эш көнем дә ничектер җиңел, рәхәт үтеп китә, – дип үз кичерешләре белән уртаклаша минем язма героем.
Кичкә таба сумкада газета-журналлар, хатлар азая. Сумка бөтенләй бушап калгач кына аның өчен эш көне тәмамлана. Ә иртәгә исә барысы да яңадан кабатлана...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев