Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

«Һәр нәрсәдә тигезлек булырга тиеш!»

Яраткан эше, хыялларын тормышка ашыру, мавыгулар һәм хобби, җәмәгать эшләре, яраткан һәм тату гаиләсе. Әлеге кыйммәтләрнең барысын да хатын-кызның нечкә иңнәре күтәрә дә алмас төсле тоела... Әмма Регина Биктаһирова моның киресен раслый.

 

Хәләл җефете Радик белән алар 11 ел бик матур гомер итәләр, менә дигән өч кыз тәрбиялиләр. Моңардан тыш Регина үзенең мавыгуларына да вакыт таба, эшен «Камалия» ял итү-үстерү үзәгендә хатын-кызлар өчен яңа проектны тормышка ашыру белән бергә алып бара. Үз тормышында иң зур бәхете дип гаиләсен саный.

– Мөгаен, һәр хатын-кыз бәхет төшенчәсен үзенчә аңлыйдыр. Чөнки аларның һәрберсе төрле социаль рольләрне башкара. Минем өчен бәхет ул – гаиләм. Сине яратучы, зур, тулы гаиләң, янәшәңдә әти-әниләрең, балаларың, ирең булу – зур шатлык. Минем күпбалалы әни булуым да очрак лы гына түгел билгеле. Минем эшем дә балалар тәрбияләү, гаилә институтын ныгыту белән тыгыз бәйләнгән, – дип билгеләп үтә Регина Биктаһирова.

Шул ук вакытта минем әңгәмәдәшем хатын-кыз үзен бер нәрсәгә генә багышламаска, үзе өчен «алтын урталыкны» таба белергә тиеш дип саный.

– Бар нәрсәдә дә баланс булырга тиеш дигән сүзләр белән ихлас тан килешәм. Икенче төрле итеп әйткәндә, тормышның бар аспектларына да: гаиләгә, хоббига, эшкә, шәхси сәламәтлеккә, туганнар, дуслар белән аралашуга, шулай ук үзеңә илһам-көч бирүче нәрсәгә дә вакыт таба белергә кирәк. Мин үз системамны булдырдым, шуңа нигезләнеп яшәргә тырышам. Даими рәвештә үз-үземә анализ ясыйм: нәрсәгә энергиямне күп сарыф итүемне, ә кая аның җитешмәвен ачыклыйм. Элегрәк минем гаилә һәм эш кенә иде, башкалары «аксап» килде, ягъни мин үз сәламәтлегемә, башкалар белән аралашуга, тагын күп нәрсәләргә тиешенчә игътибар бирми идем. Ул вакытта минем тормыш ресурсым бетте диярлек һәм мин яндым... Хәзер мин бар нәрсәгә дә игътибар бирергә кирәклеген бик яхшы аңлыйм.

– Декрет ялына кадәр син «Чиста кырлар» дәүләт табигый тыюлыгында да эшләдең. Бер үк вакытта төрле юнәлештә ничек эшли алдың?

– Мин һәр эшкә яратып алынам. Һәр көнемне үзем өчен генә түгел, җәмгыятебез, динебез өчен дә файдалы үткәрергә тырышам. Шуңа күрә «Камалия»дә эшләү – минем өчен зур

бәхет. Без гаилә кыйммәтләрен алга сөрәбез, үсеп килүче буынны тәрбиялибез, үстерәбез. Мин биредә үз планнарымны тормышка ашырам, шул ук вакытта укыйм, рухи яктан үсәм. «Чиста кырлар» табигый тюлыгына мине табигатькә, әйләнә-тирәгә мәхәббәт китерде. «LadyTime» проекты кисәктән генә тумады. Телибезме-юкмы: без төрле төрле, һәрберебезнең үз тарихы. Минем һәрберебез үз тарихы белән уртаклаша, ә башкалар әлеге карашларга нигезләнеп үз тормышларына күз салырдай киңлек булдырасым килде. Хәзер без яңасына күчәбез. Элек мондый программалар хатын-кызлар өчен генә булса, без күптән түгел ир-атлар да күрсеннәр һәм хатыннарының дөрес ял итүләренә тиешле игътибар бирсеннәр өчен гаилә киңлегенә күчтек. Бу проект минем өчен илһам алу чыганагы, мин монда тормышның башка өлкәләре өчен дә энергия алам.

Бәйрәм алдыннан Регина Биктаһирова барлык хатын-кызларга да эчке гармониягә ирешергә, үзеңә ышанырга, янәшәдәгеләрне яратып, аларны шатландырып, яктылык өләшеп яшәргә чакырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев