Һәр көнгә сөенеп яшәгез
Бу бәйрәм көз көне билгеләп үтелә, әмма өлкән яшьне әлеге ел фасылы белән чагыштырырга кирәк түгелдер, мөгаен.
Бу моңсулану, үткән яшьлек еллары турында кайгыру өчен сәбәп түгел! Сезнең һәркайсыгызның бүген дә үз планнары, уй-ниятләре (хәер, алар теләсә кайсы яшьтә бар!) бар. Әмма шунысы бәхәссез, узган еллар биеклегеннән карап, чын кыйммәтләрне тирәнрәк аңлыйсың, булганның кадерен белә башлыйсың. Моңарчы хәл ителмәслек, катлаулы булып тоелган проблемалар хәзер әһәмиятсез, вак булып тоела.
Безнең, «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясе хезмәткәрләре, өчен хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәттәшләребез шундый ук яшь, шат күңелле, тирә-юньдәге хәлләргә кызыксынуны югалтмый торган булып калалар. Без редакциядә бергә чыгарган газета битләрен кабаттан актарганда сезне ихтирам белән искә төшерәбез. Еллар узгач, безнең турында да безгә алмашка килгән яшь хезмәткәрләр шулай искә алырлар дип ышанабыз. Безнең кадерлеләребез Зөлфия Исхак кызы Латыйпова, Саимә Ибраһим кызы Гатина, Николай Васильевич Уралов, Надежда Германовна Скокова, Зинфира Нәҗип кызы Зарипова, Рушания Сәет кызы Хәлиуллина, Вәсилә Рәшит кызы Әхмәтҗанова, Кәримә Галләм кызы Азманова, Любовь Николаевна Зайцева, Елена Николаевна Ошибкина, Рафаэль Касыйм улы Хәйруллин, Рафаиль Абдулла улы Сафин, Надежда Алексеевна Чернышева, Фәридә Кирам кызы Сираҗетдинова, Ольга Алексеевна Бандишоева, Венера Хәким кызы Йосыпова, Валентина Григорьевна Шашина һәм Надежда Семеновна Макарова, бүгенге якты, әмма бераз моңсу бәйрәмдә безнең сезгә изге теләкләребезне һәм рәхмәтебезне җиткерү мөмкинлеге барлыгына сөенәбез!
Сезгә озын гомер, күңел көрлеге, нык сәламәтлек, яхшы кәеф телибез! Кечкенә генә уңышка, очрашуга да сөенеп яшәгез. Янәшәгездә һәрвакыт балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз булсын, юлыгызда бары ярдәмчел, мәрхәмәтле кешеләр генә очрасын!
Хөрмәт белән, «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясе коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев