Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр кеше тормышы өчен җаваплы

Узган биш елда республикада производстводагы җәрәхәтләнү нәтиҗәсендә 600дән артыграк кеше һәлак булган, 1200 кеше зыян күргән. Әлеге саннар беренче чиратта хезмәтне саклау буенча республика комиссиясе утырышында яңгырады, аны комиссия рәисе ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р. Моратов уздырды.

Татарстанда бүгенге көндә производство җәрәхәтләнүе дәрәҗәсе Идел буе федераль округында иң югары. Р. Моратов биредә муниципаль берәмлекләр генә түгел, ә республика власте да гаепле дип саный, чөнки ул әлеге юнәлештә эшен йомшартты. Кайбер районнарда хезмәтне саклау буенча координацион советлар эшләүдән туктады, шуның нәтиҗәсендә әлеге өлкәдә предприятиеләр һәм оешмаларга контрольлек итү йомшарды. Нәтиҗәсе дә озак көттермәде. Унбер айда рес­публикада 98 кеше производствода һәлак булган, ә 128 кеше зыян күргән. Республика власте өчен бу борчулы сигнал. Производство җәрәхәтләнүе дәрәҗәсе барыннан да элек Казанда арткан. Бу аңлашыла да, биредә Универсиада объектларын һәм тиешле инфраструктураны торгызу тулы куәтенә бара. Ә менә республиканың башка районнарында, шул исәптән Чистай районында да җәрәхәтләнүләрнең артуын ничек аңлатырга? Моңа комиссия әгъзалары җавап бирергә тиеш.
Республика прокуратурасы бәхетсезлек очракларының хезмәтне саклау буенча таләпләрне үтәмәү нәтиҗәсендә, еш кына эш бирүче белән ялланып эшләүчеләр арасында хезмәт килешүләре төземәү сәбәпле килеп чыгуына ышана. Сер түгел, бәхетсезлек очраклары яшереп калдырыла. Республика прокуратурасы тикшерүләре барышында хезмәтне саклау өлкәсендә 4 меңнән артыг­рак хокук бозу ачылган. Эш бирүчеләр һәм профсоюзлар арасында хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча үзара элемтә юк, әмма хәзер әлеге проблеманы хәл итүе җиңелрәк булачак, чөнки мәсьәләдә җаваплылык кырыслана.
Икътисадның имгәнүләр күп була торган тармаклары итеп төзелеш, авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате табылды. Әлеге күрсәткеч югары булган муниципаль районнарда производствода үлем очракларына китергән хәлләргә анализ ясалды.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ә. Мөэминова хәбәр иткәнчә, Чистай муниципаль районында ике предприятие үлемгә китергән бәхетсезлек очрагы турында хәбәр иткәннәр. Мәсәлән, су каналында эшче автомобиль астында һәлак булган, автомобильнең тәгәрмәче ычкынып чыккан. Һәлак булучының гаиләсенә 68 мең сум акча һәм больничный, күмгән өчен чыгымнар түләнгән. Икенче очрак судно ремонтлау заводында булган, каравылчы саунага җылынырга кергән һәм анда аның йөрәге туктаган.
Кызганычка каршы, рес­публикада мондый очрак­лар күп, әмма Р. Моратов белдергәнчә, үлемгә китергән һәр бәхетсезлек очрагы аерым каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев