Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр өченче юл-транспорт һәлакәте җәяүлеләрне бәрдерүгә туры килә

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиянең өченче утырышын аның рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

Киңәшмәне ачып, комиссия рәисе 17-23 май көннәрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән юл хәрәкәте иминлеге буенча алтынчы глобаль атналык уздырылуын игълан итте. Быел атналыкның төп темасы – торак пунктларның транспорт һәм җәяүлеләр агымнары кисешкән урыннарында тизлекне киметү.

– Җәяүлеләрнең иминлеге – ко мис сия эшенең иң мөһим юнә леш ләренең берсе. Безнең район территориясендә беренче дүрт ай нәтиҗәләре буенча юл-транспорт һәла кәтләрендә – 1 кеше, узган ел 3 кеше һәлак булган иде. Юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүчеләрнең саны, узган ел белән чагыштырганда, шулай ук кимегән һәм 22 кеше тәшкил итә. Юл-транспорт һәлакәтләренең саны да азайган – 17, – дип хәбәр итә Эдуард Хәсәнов.

Әмма статистиканы юаткыч дип әйтеп булмый. Хәтта бер юл һәлакәте дә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе эшен яңадан карарга мәҗбүр итә, дип саный рәис.

– Без барыбыз да 9 майда булган коточкыч юл-транспорт һәлакәтен хәтерлибез: шәһәрне урап уза торган юлда иртән-иртүк микроавтобус һәм йөк машинасы бәрелешә, 5 кеше һәлак була, 4 кеше зыян күрә. Вафат булганнарның һәм зыян күргәннәрнең туганнарына матди һәм психологик ярдәм күрсәтелде. Югарыда атап үтелгән вакыйганы исәпкә алып, ел башыннан безнең район территориясендә 6 кеше һәлак булган, бу сан шактый зур, без эшне көчәйтергә һәм аны юл-транспорт һәлакәтләренә юл куймауга юнәлтергә тиешбез, – диде Эдуард Рөстәм улы.

2021 елның узган чорында аварияләрнең торышы турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы Олег Денисов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, юл-транспорт һәлакәт ләренең төп төрләренең берсе – җәяүлеләрне бәрдерү.

– Быел һәр өченче юл-транс порт һәлакәте җәяүлеләрне бәрдерүгә туры килә, шул ук вакытта җәяүлеләрнең күбесе үз саксызлыгы аркасында юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы була. Барлыгы 6 юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты, аларда 1 кеше һәлак булды, 5 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды, – ди Олег Геннадьевич.

Исегезгә төшерәбез, 12 гыйнвар кичендә Булдырь авылында чит ил машинасын йөртүче җәяүлене бәрдерә, ул алган җәрәхәтләрдән медицина учреждениесендә вафат була.

Эчке эшләр министрлыгы бүлеге башлыгы тагын бер актуаль проб леманы кузгатты. Җәйге чорда балаларның велосипедта һәм самокатларда машиналар юлында йөргән очраклары да була яки алар юлны аркылы кагыйдәләрне бозып чыгалар.

– 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге велосипедчылар хәрәкәте бары тик тротуарлар, җәяүлеләр, велосипед юллары буенча гына башкарылырга тиеш. Әгәр андый юллар юк икән, 14 яшьтән өлкәнрәк велосипедчыларга машиналар юлының уң ягы буенча хәрәкәт итәргә рөхсәт ителә, – дип билгеләп үтте Олег Денисов.

Юлларны карап тотуны гамәлгә ашыручы оешма вәкиле Владислав Новиков кышкы чорда юл челтәрен карап тоту нәтиҗәләре һәм язгы-җәйге чорда башкарылган эшләр турында хисап тотты.

– Кышкы чорда шәһәр урамнарының машиналар йөри торган өлешеннән предприятие тарафыннан каты көнкүреш калдык лары полигонына 30 мең кубометр кар чыгарылды. Гомуми озынлыгы 2,76 миллион метр тәшкил иткән юлларны кардан чистарту башкарылды. Предприятие юл катламында бозлавык булдырмау өчен 4000 тонна ком-тоз катнашмасы сарыф итте, өч берәмлек катнаш юл машиналары файдаланылды, – дип хәбәр итте Владислав Валентинович.

Комиссия әгъзалары предприятие эшенә карата дәгъвалар белдерделәр.

– Кар чыгару эше начар барды, юл кырыйларындагы кар көртләре хисабына машиналар йөри торган өлеше тарайды, төп юлга чыкканда машина йөртүчеләргә кар көртләреннән берни дә күренмәде. Болар барысы да аварияләр килеп чыгуга китерде, – дип билгеләп үтте Эдуард Рөстәм улы.

Мәктәп маршрутларын төзек ләндерү буенча планлаштырылган чаралар турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов сөйләде.

– Районда 16 мәктәп маршруты бар. Бүгенге көндә тикшерү нәтиҗәләре буенча 30 кисәтү ачык ланды. Нигездә, бу – юл билгеләре, автобус тукталышлары булмау, юлларның тузганлыгы, – диде Илдар Фаил улы.

Алда каникуллар. Мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Купцова балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен булдырмау буенча планлаштырылган эш турында сөйләде.

Торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш, транспорт, энергетика, элемтә һәм юл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Аннета Әнвәрова авыл җирлекләре территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның техник чаралары турында сөйләде.

Ахырда комиссия әгъзалары мәсьәләләрне һәм мөрәҗәгатьләрне карауга керештеләр. Алар үзәк район дәваханәсе янындагы автобуслар борыла торган мәйданчыкта автомашиналар куюны чикләүгә кагылды. Яшәүчеләр «Билгегә кадәр 30 метр» билгесенең гамәлдә булу зонасын аныклап, «Туктау тые ла» дигән юл тамгасы куюны, Союзная урамы буенча автомашиналар хәрәкәтен тыюны сорадылар.

Шулай ук «Халык контроле» сис темасы аша гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр дә укылды. Чистайлылар Калинин, Нев ский, Гафури урамнарында, атап әйткәндә Миксин һәм Крупская урамнары арасында ясалма тигезсезлекләр булдыруны сораганнар.

Шушы һәм башка мәсьәләләр комиссия тарафыннан тикшерүгә кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев