Путин Татарстанның өч вәкилен бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы боерыкка кул куйды, билгеләп үтелүчеләр арасында Татарстанның өч вәкиле дә бар
Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган
Мактау ордены белән Ак Барс банкы идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев бүләкләнде. Әлеге бүләк хезмәттәге уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелде.
«Тимер юлларны үстергән өчен» медале белән Россия тимер юллары филиалының Горький инфраструктура дирекциясенең Казан дистанциясе юлы участогы начальнигы Шамил Гатиятов бүләкләнде.
Моннан тыш, «Россиянең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исем «Татнефть» компаниясенең Нурлат скважиналарны җир асты ремонтлау цехында скважиналарны капиталь һәм җир асты ремонтларына әзерләү буенча оператор Валерий Хлебушкинга бирелде.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев