«Пушкин картасы» буенча – музейга
Чистай яшьләре федераль проектта актив катнашалар.
Агымдагы елның сентябреннән илебезнең мәктәп укучылары һәм студентлары мәдәният һәм сәнгать дөньясына бушлай юллама алдылар.
Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән Россиядә «Пушкин картасы» федераль проекты эшли. Бу программа буенча 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге яшьләр музей, театр, концертларга һәм башка мәдәни учреждениеләргә бушлай йөри алалар. Бу мөмкинлекне Чистай укучылары һәм студентлары да кулдан ычкындырмый, алар музейларга йөргәндә Пушкин картасыннан актив файдалана. Культуралы ял итәргә теләүчеләр арасында 1нче лицейның 10 «Б» сыйныфы укучылары да бар. Малайлар һәм кызлар сыйныф җитәкчеләре белән бергә Борис Пастернакның Мемориаль музеенда булдылар, билетларны «Пушкин картасы» программасы буенча сатып алганнар. Лицей укучылары өчен музейның барлык заллары буйлап күзәтү экскурсиясе үткәрелде.
– Миңа калса, Пушкин картасы – яшьләрне мәдәни баету, белемнәрен тирәнәйтү, буш вакытларын файдалы үткәрү өчен менә дигән мөмкинлек. Әлеге программа буенча сыйныфыбыз белән шәһәребезнең башка музей объектларына да бара алырбыз дип өметләнәбез, – дип билгеләп үтте 1нче лицейның 10нчы сыйныф укучысы Мария Стекольщикова.
Максим Карпов төрле мәдәни чараларга йөрергә ярата. Егет Пастернак музеенда берничә тапкыр булган, әмма шуңа да карамастан, бирегә тагын килергә карар иткән. Килгән саен үзе өчен ниндидер яңалык ачуын сөйләде. Максимның сүзләренә караганда, Пушкин картасы буенча билетларны алдан ук сатып алганнар, бу күп вакытны алмаган.
– Әлеге программаның мөмкинлекләре бик зур, карта буенча илебезнең теләсә кайсы музеена барырга мөмкин. Ул җиңел теркәлә, мин моны бернинди авырлыкларсыз эшләдем, бик җайлы, – дип кичерешләре белән уртаклашты Максим Карпов.
Лицей укучылары Борис Пастернак музеена көзге каникул көннәрендә барганнар. Әлеге федераль проект буенча бу алар барган беренче уртак мәдәни вакыйга. Лицей укучылары алда мондый мәдәни яллар күп булачагына ышаналар. Чөнки картаны рәсмиләштергәннән соң ук дәүләттән мең сум акча килә, аны ел ахырына кадәр тотып бетерергә кирәк.
– «Пушкин картасы» үсеп килүче буынның культура дәрәҗәсен арттыру мөмкинлеге бирә. Балаларның теге яки бу учреждениегә барырга сайлау мөмкинлеге бар, берничә объектны карау мөмкинлеге бирелә. Шундый мөмкинлек барлыкка килүен белгәч, без балалар белән Пушкин картасын рәсмиләштердек һәм мәдәни программаны планлаштыра башладык, – ди 10 «Б»ның сыйныф җитәкчесе Татьяна Спирина.
Әйтергә кирәк, «Пушкин картасы» проекты буенча сентябрь уртасыннан Чистай музей-тыюлыгы актив эшли. Әлеге программага шәһәрнең барлык музей объектлары да кертелгән. Соңгы берничә көндә 300дән артык билет сатылган. Хәзерге вакытта музей-тыюлыкның 50дән артык мәдәни вакыйгасы бар, аларны әлеге карта ярдәмендә карарга мөмкин, ел ахырына кадәр аларны арттырырга планлаштыралар. Киләсе елга алар тагын да күбрәк булыр дип көтелә.
– Республиканың башка шәһәрләреннән дә гаризалар килә, күптән түгел Казан студентлары һәм мәктәп укучылары килде. Хәзер «Пушкин картасы» буенча без кунаклар өчен ике музейга барып һәм шәһәр буйлап күзәтү экскурсиясен карап, махсус тур әзерлибез. Безнең хезмәткәрләр төрле музей дәресләре, квестлар, күргәзмәләр, мастер-класслар һәм, гомумән, потенциаль килүчеләрне – «Пушкин карталары»на ия булучыларны кызыксындыра алырлык чаралар эшлиләр. Без яшьләрне музейларыбызга чакырабыз, – дип билгеләп үтте Чистай дәүләт музей-тыюлыгы директоры урынбасары Андрей Еремеев.
Сүз уңаеннан, «Пушкин картасы» буенча сатып алынган билет – исемле. Аны сатарга яки бүләк итәргә, шулай ук акчалата алырга мөмкин түгел. Сүз уңаенда, киләсе елда аның номиналы 5 мең сумга кадәр үсәргә мөмкин.
Әлеге программа буенча карарга мөмкин булган барлык чаралар исемлеге, шул исәптән Чистайда да, «Культура РФ» сайтында һәм «Госуслуги. Культура» мобиль кушымтасында, шулай ук «Вмузей» платформасында бар. Анда Чистай музейларына да, шулай ук илнең башка шәһәрләренең мәдәни учреждениеләренә дә билетлар сатып алырга мөмкин.
Программада ничек катнашырга?
– «Госуслуги РФ» порталында теркәлергә
– Хисап язмасын расларга
– «Госуслуги. Культура» мобиль кушымтасын күчереп алырга
– «Пушкин картасы»н алырга
– Кушымтадагы афишадан чараны сайлап алырга
– Билетны кушымтада, сайтта яки музей кассасында сатып алырга
Чистайдагы чараларның афишасын әлеге кодны сканерлап карарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев