Психик тайпылышлар: билгеләре һәм дәвалау ысуллары
Белгеч билгеләп үткәнчә, борчулы тайпылышлар арасында «паник һөҗүм» еш очрый
Чистай үзәк район дәваханәсе поликлиникасы табиб-психиатры Рафаэль Гыймаев «паник һөҗүм» күренешләре һәм аны дәвалау ысуллары турында сөйләде.
Паник тайпылыш — ул барыннан да элек, невроз — борчылу-фобия симптоматикасы өстенлек итә торган авыру.
Белгеч билгеләп үткәнчә, борчулы тайпылышлар арасында паник тайпылыш аеруча еш очрый. Аның таралуы популяциянең 3,6 процентына җитә. Ул теләсә кайсы яшьтә дә күзәтелергә мөмкин.
Авыру башлануның ике чоры — 15 яшьтән 24 яшькә кадәр һәм 45 яшьтән 54 яшькә кадәр күзәтелә. Хатын-кызларда бу авыру өч тапкырга ешрак очрый. Хәвеф-хәтәр факторларына хатын-кыз җенесе, аерылышу, шәһәрдә яшәү, белем дәрәҗәсе түбәнрәк булу, борчылуларга бирешүчән шәхес үзенчәлекләре керә.
Аның төп чагылышы «паник һөҗүм» тора. Кайвакыт вегетатив криз терминын да кулланалар.
«Паник һөҗүм» нәрсә ул?
Паник һөҗүм (атака) — көчле курку халәте, ул кинәт килеп чыга һәм 10–15 минут дәвамында уза. Кеше үзен үлеп яки акылын югалтып җибәрәчәгенә ышанган кебек тоя. Бу халәт кешенең көнкүрешёнә зур тәэсир ясап кына калмый, ә сәламәтлеге өчен дә куркыныч тудыра. Вакытында аңлап һәм үзеңә ярдәм итеп, аны җиңеп була.
Паник һөҗүм» вакытында нинди курку хисе кичерелә?
Вегетатив билгеләр, гадәттә, көчле йөрәк тибеше, тахикардия, туңу, тирләү, эчтән калтырау, баш әйләнү, буылу, тотрыксызлык, күкрәк читлегенең сул ягында авырту яки уңайсызлык, тамакка төер утыру, кул һәм аяк тойгыларының үзгәрүе белән күрсәтелә.
Кеше килеп чыккан өянәк кабат кабатланыр дип курка һәм ул барлыкка килгән урыннан һәм вәзгыятьтән качарга омтылып яши башлый.
Паник тайпылышның диагностик критерийлары
Кайбер пациентларда паник һөҗүм вегетатив күренешләрдән башланырга мөмкин. Шул ук вакытта һәркемнең индивидуаль рәвештә беренче планга теге яки бу билгеләр чыгарга мөмкин.
Күп пациентлар бу билгеләрне йөрәк тайпылышы дип кабул итәләр, бу, әлбәттә, паниканы көчәйтә.
Аның йөрәктәге тайпылыш билгеләреннән төп аермасы булып аңа кадәр физик йөкләнешләрнең булмавы һәм бер үк вакытта организмның башка системаларында вегетатив күренешләрнең булуы тора. Паник һөҗүм вакытында «йөрәк»тә тайпылышлар өстенлек иткәндә, бигрәк тә элегрәк тикшерелмәгән урта һәм өлкән яшьтәге ир-атларда, ЭКГ ясатырга кирәк. Баш әйләнү кебек билге дә куркыта. Ул шактый еш була һәм паник һөҗүмнәрнең типик билгесе булып тора.
«Баш әйләнү» термины белән пациентлар төрле тойгыларны белдерә. Сораштыру вакытында моның «бушлык», «күңел болгану», «башта җиңеллек», йөргәндә чайкалып китү, башта буталчыклык, аңыңны югалтудан курку булуы ачыклана.
Баш әйләнү еш кына дереализация һәм деперсонализация белән яраша. Дереализация — ул тирә-юньдәгеләрне кабул итүнең үзгәрүе, вәзгыятьнең чынбарлыкка туры килмәвен тою, кайчакта вакытны кабул итү бозылуы — барысы да артык озак яки артык тиз бара.
Деперсонализация — үз-үзеңнән читләшү хисе белән үзаңның бозылуы ул. Болар барысы да «паник һөҗүм» вакытында пациентларда куркуны көчәйтә һәм каушау хисе уята. Еш кына баш әйләнү һава җитмәү, «буылу тойгысы», тамак «кысылу» рәвешендә сулыш алу тайпылышлары белән бергә була.
Ашказаны-эчәк тракты ягыннан билгеләр шулай ук шактый күптөрле һәм кайбер пациентларда өянәк вакытында көчәя. Болар: күңел болгану, косу, эч авырту, метеоризм, кикерү, эч китү булырга мөмкин.
«Паник һөҗүм» ничек барлыкка килә?
Кагыйдә буларак, «паник һөҗүм» «аяз күк йөзендә күк күкрәгән» кебек кинәт башлана. Тиз үсеш ала һәм беренче 10 минут эчендә иң югары ноктага җитә. Дәвамлылыгы 20-30 минуттан артмый. Билгеләре акрынлап кими һәм үтә.
Өянәк азагында полиурия булырга мөмкин. Паник һөҗүмнән соң хәл шактый озак вакыт нормага килми. Пациент гомуми хәлсезлек, бушлык, арыганлык сизә.
«Паник һөҗүм»нән соң берничә сәгать дәвамында тынычсызлык, эмоциональ тотрыксызлык, ярсучанлык, дулкынлану саклана.
Өянәкләр атнага берничә тапкыр һәм ешрак та кабатланырга мөмкин.
Ешаю чорлары да билгеләп үтелә. Бу психотравматик вәзгыятьнең кискенләшүе, йокы һәм ял режимының бозылуы, акыл һәм физик йөкләнеш, башка авыруларның кискенләшүе белән бәйле булырга мөмкин.
Вакыт узу белән, атипик билгеләр: мәсәлән, кулда яки аякта вакытлыча хәлсезлек, тавышның вакытлыча югалуы, «тамак төбендә төер», сүз әйтүдә авырлык барлыкка килергә мөмкин. Әйтергә кирәк, авыру никадәр азрак дәвам итсә, терапия шулкадәр нәтиҗәлерәк!
Кайвакыт йөрәк-кан тамырлары авырулары өянәген имитацияләргә мөмкин. Болар — стенокардия, аритмия, кризлы агымлы артериаль гипертензия.
Шунысын да өстәргә кирәк, «паник һөҗүм» башлану очракларының яртысына нинди дә булса куркыныч вәзгыять, эмоциональ стресс яки психологик конфликт кискенләшүе тәэсир итәргә мөмкин.
Күп кешеле кибеткә бару, метрода йөрү, халык арасында булу, өйдән зур арага ераклашу куркыта торган вәзгыять буларак кабул ителергә мөмкин.
Бигрәк тә пациентның беренче тапкыр паник һөҗүм барлыкка килгән һәм үз-үзен тотышыннан качу формалашкан урын «куркыныч» була.
Паник һөҗүм йокысыз төн, кич белән алкоголь эчкәннән соң иртән уянгач, күп тәмәке тарту, каһвә һәм психиканы стимуллаштыручы даруларны артык куллану аркасында килеп чыгарга мөмкин.
Менструация алды киеренкелеге синдромы булган пациентларда паник һөҗүмнәр циклның лютеин фазасындакүрем башланырга бер-ике атна кала ешая яки авыррак уза.
Төп рольне нәрсә уйный?
Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, шулай да дебютта, паник һөҗүмнәр ешлыгы кискенләшү яки провокацияләүдә төп рольне төрле эмоциональ стресслар — имтиханнар, баланың авыруы, якыннарының үлеме, күнегелгән эшне алыштыру, гаиләдәге конфликтлар уйный.
Паник тайпылыш барлыкка килү нигезендә яткан психологик конфликтны еш кына пациент аңламый.
Нәкъ менә шуңа күрә паник һөҗүмнәрне дәвалауда психотерапия беренчел әһәмияткә ия.
Нинди дәвалау ысуллары кулланыла?
Паник тайпылышларны дәвалау килеп чыгарга мөмкин булган өянәкләрне туктату һәм кисәтүгә бүленә. Борчулы тайпылышларны дәвалагандагы кебек үк, транквилизаторлар кулланыла.
Антидепрессантлар аларны булдырмауның төп чарасы булып тора. Һәм инде әйтелгәнчә, психотерапия. Бу, барыннан да элек, үз-үзеңне тоту терапиясе, гаилә терапиясе.
Материал Чистай үзәк район дәваханәсе матбугат хезмәте тарафыннан әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев