Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Проектларда катнашып, мин аякка бастым»

Дарья Артемьева балалар өчен тернәкләнү үзәге булдыру турында хыяллана.

В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы көллияте студенткасы «100 лидер – киләчәк Татарстаны. Level up» һәм «Мөмкинлекләр киңлеге» дигән ике проект та җиңү яулады.

Проектны бер ай эчендә эшләргә, вак-төяккә кадәр барысын да уйларга, эшнең соңгы вариантын уңышлы якларга – Яңа Чишмә районында мәктәпне тәмамлаган Дарья Артемьева өчен ике ел элек бу ниндидер яңа, хәтта мөмкин түгел нәрсә кебек тоелган. Хәзер ул студент, кунакханә сервисын үзләштерә, университетның актив тормышында катнаша, форумнарда һәм конкурсларда аның данын яклый. Әмма артык мәшгуль булуына карамастан, Дарья үзенә дә вакыт таба. Моның өчен вакытны дөрес бүләргә кирәк дип саный ул.

Безнең героинябызга тормышта баланс табу җиңел бирелми. Аякларында ышанычлы басып тору (сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсендә) өчен, Дарья Артемьевага сынаулар аша узарга туры килә.

– Миңа 16 яшь булганда, минем тормышымда укытучы һәм сыйныфташларым белән аңлашылмаучылык килеп чыкты. Шуннан соң миңа инсульт булды. Дүрт елымны мин өйдә үткәрдем, минем кулым һәм аягым эшләмәде. Күп кенә тернәкләнү үзәкләрендә булдым, анда миңа балчык белән эшләргә киңәш иттеләр. Мин эшләп карадым һәм бу, чыннан да, миңа ярдәм итә башлады. Шөгыльләнү ярдәмендә мин вак моториканы үстердем, бик күп уңай тәэсирләр алдым, – дип сөйли кыз.

– Проектлар язу идеясе ничек туды?

– Мин көллияткә укырга кердем. Безгә Казаннан спикерлар килде, барысын да җентекләп аңлаттылар. Ул чакта мин балчык белән шөгыльләнүгә бәйле үз проектымны булдырырга һәм тормышка ашырырга теләвемне аңладым. Әгәр әлеге шөгыль миңа булышты икән, димәк, башкаларга да ярдәм итәчәк дип уйладым. Беренче проектымның темасы «Мөмкинлекләре чик ле балалар өчен чүлмәк ясау остаханәсе» иде. Икенче проект «Тылсымлы балчык» дип атала. Нигездә, бу шул ук юнәлеш, анда бары үз нечкәлекләре бар.

– Эшне башлау куркытмадымы?

– Миңа Казан инновацион университеты филиалы директоры Ольга Владимировна Добронравова ярдәм итте. Ул миндә үз-үземә ышаныч уятты. Эшли башлаганда барысы да җиңел һәм гади кебек тоела. Чынлыкта алай түгел икән: барысына да төшенергә күп вакыт кирәк. Аннары, эш процессында, яңа белемнәр һәм көч килә. Тәҗрибә туплагач, узган ел Казанда узган Бөтенроссия «Таба» конкурсына бару да куркытмады. Ул вакытта мин әле начар йөри идем. Беренче этап уңышлы тәмамланды. Икенчесенә без ноутбуксыз бардык, шуның аркасында грантны тиешенчә яклый алмадык. Әмма хатирәләр онытылмаслык калды, чөнки анда бөтен Россиядән катнашучылар килгән иде. Бу бәһасе булмаган тәҗрибә иде.

– «100 лидер – киләчәк Татарстаны» һәм «Мөмкинлекләр киңлеге» проектларында катнашу турында сөйләгез әле?

– «100 лидер – киләчәк Татарстаны» проектын «Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге башлап җибәрде. Җибәрелгән 400 проект арасыннан оештыручылар 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге актив һәм сәләтле яшьләрнең 100 эшен сайлап алдылар. Мин сайлап алу турын уңышлы уздым, катнашучылар рәтенә кердем һәм «Мин телим! Мин булдырам!» дип исемләнгән үз эшемне тәкъдим иттем. Минем белән җитәкчем Ольга Владимировна барды. Моның белән безнең сәфәрләребез тәмамланмады, чөнки проект дәвам итә. Икенче юлы безне төркемнәргә бүләчәкләр. Бер командада төрле шәһәрләрдән килгән катнашучылар булачак, без уртак проект эшләргә тиеш булачакбыз. Җиңсәк, аны гамәлгә ашыру өчен безгә 100 мең сум күләмендә грант биреләчәк.

Без Казан янындагы Петровский бистәсендә булдык. Анда «Мөмкинлекләр киңлеге» республика проекты тормышка ашырылды, аны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан рес публика оешмасы оештырды. Минем белән бергә көндезге этапка сайлап алуны КИУның башка студентлары – Аделина Борһанова, Александр Юртаев уңышлы уздылар һәм безнең шәһәрдән проектта катнашучылар булдылар.

– Катнашудан нинди тәэсирләр алдыгыз?

– Әлбәттә, күп нәрсә истә калды. Яңа танышулар, яшьтәшләр белән аралашу. Бу үзенә күрә тәҗрибә уртаклашу. Әмма беренче чиратта, мин үземне халык алдында тотарга, үз мәнфәгатьләремне лаеклы якларга өйрәндем. Иң мөһиме, мин яраткан эшем белән шөгыльләнәм, ул мине хыялыма – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар балчык ярдә мендә сәламәтлекләрен торгыза алачак тернәкләндерү үзәге булдыруга якынрак итә. Мин барысын да булдырачагыма ышанам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев