Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пристань урманында кунакханә комплексы булган чаңгы стадионы, «Җиңү паркы» төзү планлаштырыла, яр буе линиясен төзекләндерү дәвам итә

Хакимият залында дүртенче чакырылыш район Советының чираттагы утырышы булды, анда 7 мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Утырышны район башлыгы урынбасары Константин Иванов алып барды.

Беренче булып доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Павел Емельянов чыгыш ясады. Ул 2016-2021 елларда Чистай районының социаль-икътисади үсеше һәм 2030 елга кадәрге планлы чоры турында сөйләде.
— Пристань урманында кунакханә комплексы булган чаңгы стадионы төзү планлаштырыла, ул урман массивында спорт ярышлары уздыру өчен җиһазландырылачак, — дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы. — Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңү турындагы хәтерне мәңгеләштерү, яшьләрдә патриотлык тәрбияләү, шулай ук шәһәр кунаклары өчен «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектының «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты Бөтенроссия конкурсы кысаларында урманда «Җиңү паркы» төзеләчәк. Анда Бөек Ватан сугышына багышланган музей комплексы, шулай ук җәмәгать туклануы нокталары урнашачак.
Моннан тыш, Гуськов урамында пассажир пристане төзелеше дәвам итә. Яр буе линиясен төзекләндерүнең дәвамы булып, дирекция бинасы һәм двигательләрне ремонтлау өчен остаханәләр төзү белән кече күләмле суднолар тукталышы өчен станция төзү планлаштырыла.
Павел Борисович хәбәр иткәнчә, әлеге объектларны төзү өчен күп кенә территорияләрне урман фонды җирләре категориясеннән торак пункт җирләре категориясенә күчерергә кирәк.
Район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында район Советының законлылык, хокук тәртибе һәм депутат эшчәнлеге мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе рәисе Геннадий Осипов сөйләде.
Район Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәзгутов Чистай районы җирле үзидарә органнарының сайланулы вазифаи затларына хезмәт хакы түләү турындагы нигезләмәнең раслануы хакында хәбәр итте.
Равил Рафаэль улы шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең вазифаи окладлары күләмен билгеләү турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Район башкарма комитетының торак сәясәте бүлеге начальнигы Халидә Нуруллина районда социаль ипотека буенча торак алуда кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗ гражданнар исемлеге раслануы хакында хәбәр итте. Исемлектә йортына янгын нәтиҗәсендә зыян килгән җирле хатын-кызларның берсе дә бар иде.
Утырыш азагында Константин Валентинович балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе составының үзгәрүе турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев