Прививка ясатырга бас!
Чистай районы башкарма комитеты һәм Советы хезмәткәрләре «Спутник V» вакцинасының икенче компоненты белән прививка ясаттылар. Вакцинацияләүнең беренче этабыннан бирле 21 көн узды.
Икенче компонентны кертер алдыннан алар кабат мәгълүмати ирекле ризалык формасын тутырдылар, табиб тикшерүе уздылар һәм соңыннан процедуралар кабинетына юл тоттылар.
Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов шулай ук икенче компонент белән прививка ясатты.
– Беренче этап минем өчен җиңел узды, хәлсезлек сизмәдем, температурам да күтәрелмәде, – диде Эдуард Хәсәнов. Моннан элегрәк ул Россия галимнәренә, илебездә эшләнгән вакцинаның нәтиҗәле булуына ышануын һәм бу адымга авырамас өчен баруын билгеләп үткән иде.
Хакимият хезмәткәрләре сөйләвенчә, аларда да бернинди авыру билгеләре булмаган. Ә менә башкарма комитет җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Ләйсән Кашапова беренче компонентны керткәннән соң берничә көн хәлсезлек сизүен, температурасы күтәрелүен әйтте.
Коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау кампаниясе башланганнан бирле вакцинаның беренче компонентын Чистай районында яшәүче 195 кеше алган.
– Бүгенге көндә вакцинаның беренче компонентының барлык дозалары да файдаланылды. 64 кеше вакцинаның ике компонентын да алды. Хәзер чират тәртибендә икенче компонентны кертү дәвам итә. Без вакцинаның яңа партиясен көтәбез, ләкин прививка ясатырга теләүчеләр поликлиникага мөрәҗәгать итә яки дәүләт хезмәтләре порталы аша языла алалар. Беренче компонент кайтуга ук аны ясатырга теләүчеләргә хәбәр итәчәкләр һәм прививка ясатырга чакырачаклар, – дип сөйләде Чистай үзәк район дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Румия Хәсәнҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев