Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Православиеле христианнар Хач ману бәйрәмен билгеләп үттеләр

19 гыйнварга каршы төндә бәйрәм литургиясеннән һәм суны изгеләндергәннән соң православиелеләр бәкегә чумдылар.

Иң бөек дини бәйрәмнәрнең берсе булган Хач ману йоласын дин тотучылар төрлечә үткәрделәр. Җаннарын һәм тәннәрен җылытыр өчен махсус җиһазландырылган бәкегә чумдылар, аннары кайнар чәй эчеп җылынырга ашыктылар.

Быел коенү өчен Никольск соборыннан ерак булмаган яр буенда һәм Булдырь авылында ике бәке оештырылды. Йолаларны үтәү урынында куркынычсыз юллар һәм суга төшү өчен урын ясадылар. Шулай ук коенганнан соң җылына алсыннар өчен хатын-кызлар һәм ир-атлар палаткалары эшләп торды.

Яр буенда төп бәкене бәй рәмгә бер көн калгач әзерли башладылар. Оештыруда торак идарәсе компанияләре катнашты. Территорияне кардан җирле «Индустрия» ресурс белән тәэмин итүче оешмалар хезмәткәрләре чистарттылар.ПСЧ-67 командасы җылы палаткалар урнаштырды. Бозда иминлекне саклау ГИМС бүлеге җитәкчелеге һәм инспекторлары контролендә булды.

– Бәке ясалган урынның тирән леге 1 метр да 80 сантиметр, боз калынлыгы 30 сантиметр тәшкил итә, – дип хәбәр итә ГИМС бүлегенең дәүләт инспекторы Михаил Марфин.

Ел саен бәкене әзерләүдә спорт ветераннары Василий һәм Юрий Никитиннар актив катнаша.

Безнең ярдәмчеләребез- пычкы, көрәк, сәнәк, лом, сетка. Алар белән судан боз кисәкләрен тартып чыгарып була. Һәр ел үзенең «сюрпризлар»ын китереп чыгара. Бу юлы бәкене тишүгә вакыт күп китте, чөнки бу участокта боз ике катлыга әйләнгән. Бәкене әзерләүгә дүрт сәгатьләп вакыт китәр дип уйлыйбыз, – дип сөйлиләр бертуган Никитиннар.Шулай ук бәкене боздан «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе тренерлары чистартып торган. Оештыруга шәһәрнең башка спорт мәктәпләре дә үз өлешләрен керткәннәр. Биредә фәрештәләр формасында фигуралар һәм зур яңа ел уенчыклары, светодиодлы лампочкалар әкияти мохит тудыралар. Боларбарысы да башкарма комитет җитәкчесе Илдар Рәхимовның җитәкчелегендә мәдәни-ял итү үзәге, Чистай райпосы ярдәме белән булдырылды. Башлык урынбасары Михаил Ксенофонтов әйтүенчә, яктырту өлешендә «Горстроймонтаж-Инжиниринг», «Чистай электр челтәре» оешмалары хезмәткәрләре зур өлеш керттеләр. Декорацияләр белән ДОСААФ техник мәктәбе тәэмин итте.

Бәкедә полиция, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, коткаручылар кизү тордылар. Төнге 12гә кешеләр гаиләләре белән бирегә агыла башладылар.

Шулай ук Булдырь авылында да коену урыны оештырылды. Аның да үзенчәлеге бар. Суга башка күзләргә күренмичә генә аерым агач өйдә коенырга мөмкин иде. Азрак кыюраклар өчен урамда коену урыны оештырылды.

Хач ману йоласы турында бирегә килүчеләр менә ниләр сөйлиләр.

Алексей Ковшенин:

– Һәр ел саен бәкегә чума идем, былтыр булмады, авырадым. Кичерешләр әйтеп бетергесез, үземне яңадан туган кебек хис итәм. Әмма быел каты салкыннар әйләнеп үтте. Ә урамда 0 градус булганда суга чумарга кыенрак.

Сергей Сергеев:

– Бу минем өчен беренче чуму. Җиңеләеп киттем, җан һәм тән тынычлыгы тоям. Моны үзеңдә сынап карарга кирәк.

Юлия Татаринова:

– Стажым булуга карамастан, башта бераз дулкынландым. Өч тапкыр чумганнан соң көчем артуын, тәнемдә җиңеллек сиздем. Иң мөһиме – рухи яктан әзер булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев