Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Постлы – тәмсез дигән сүз түгел

Бөек пост вакытында күп кенә хуҗабикәләр постлы иртәнге, төшке һәм кичке ашны ничек әзерләргә һәм төрләндерергә дигән сорау бирәләр.

Анастасия Маташова ирен, улын һәм кызын ничек тәмле һәм туклыклы итеп ашатырга кирәклеген белә. Рухани гаиләсе постны күп еллар дәвамында тота. Блогер-анакай безнең укучыларыбызга да үз рецептларын тәкъдим итте.

– Постлы лагман бик гади әзерләнә. Аны әзерләү өчен кул астында булган яшелчәләр һәм ашамлыклар кулланыла. Аны пост вакытында аш рәвешендә дә, икенче ризык буларак та пешерү җайлы. Ул бик туклыклы һәм организм өчен файдалы матдәләрне үз эченә алган.

Безгә 2-3 баш суган, кишер, татлы борыч, помидор (тышы алынган), 2-3 аш кашыгы томат пас тасы, 1 банка консервланган фасоль, 2 бәрәңге, тәмләткечләр (кемгә нинди ошый) – зира, пылау өчен катнашма, дәфнә агачы яфрагы, сарымсак, тоз, укроп, 3-4 аш кашыгы су, токмач кирәк булачак.

Суганны ярымбоҗра формасында кисәбез, кишерне угычтан уабыз яки борыч белән бергә озынчага турыйбыз, помидор, бәрәңгене шакмаклап турыйбыз. Суган, кишер, борыч, помидор, фасоль, бәрәңге, томат пастасын һәм тәмлеткечләрне казанга салып, әзер булганчы пешерәбез.

Токмачны аерым пешереп алабыз. Ул махсус лагман өчен яки гади спагетти, вермишель булырга мөмкин. Аны тирән тәлинкәгә салып бирергә кирәк. Башта токмач, аннары өстенә әзер катнашманы салыгыз. Ахырда әзер ризыкны яшел тәмлет кечләр бе лән бизәгез. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев