Полициянең шәхси составы көчәйтелгән режимда эшли
Террорчылыкка – юк!
Районда Шәһәр, Респуб лика көннәрен, 1 Сентябрьне бәйрәм итүгә, алда торган сайлауларга әзерлек бара. Бу мөһим вакыйгалар алдыннан террорчылыкка каршы һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссияләренең уртак утырышы булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.
Россия Эчке эшләр ми нистр лыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы Олег Денисов бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү чорында террорчылык янауларын кисәтү һәм җәмәгатьчелек иминлеген көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, террорчылык күренешләренә юл куймау га һәм килеп туган оператив хәлгә үз вакытында йогынты ясауга юнәлдерелгән тулы бер оператив-кисәтү чаралары комплексы үткәрелә.
– Муниципаль берәмлек территориясендә җәмәгать челек иминлеген тәэмин итү өчен көч һәм чаралар расчеты әзерләнде. Эчке эшләр бүлегендә кисәтү исәбендә торучы, шулай ук оператив кызыксыну уятучы затлар тикшерелә. Интернет-сайтларга мониторинг үткәрелә. Башка хокук саклау органнары белән тыгыз хезмәттәшлек җайга салына. Бүлекнең шәхси составы чаралар үткәрү чорында көчәйтелгән эш режимына күчерелә, – дип билгеләп үтте Олег Геннадьевич.
Ул шулай ук уку елы алдыннан белем бирү оешмаларында гадәттәгечә үткәрелә торган рейдлар нәтиҗәләренә дә тукталды. Техник яктан ныгыту, сигнализация чаралары һәм террорчылыкка каршы сак лану чаралары белән тәэмин ителеш тикшерелгән. Чыгыш ясаучы сүзләренә караганда, видеокүзәтү камералары белән тәэмин ителеш, биналарны саклау, үткәрү режимын оештыру, металл эзләгечләр белән тәэмин итү һәм башкалар белән бәйле күп кенә хокук бозулар ачыкланган.
Олег Денисов Белем көнендә полиция хезмәткәрләре эше турында да сөйләде.
– 1 сентябрьдә барлык уку йортларында полиция нарядлары кизү торачак, ә башка көннәрдә полиция нарядлары карап чыгу юлы белән контроль алып барачак. Көн саен уку йортларында балигъ булмаганнар эшләре буенча хезмәткәрләр һәм полициянең участок уполномоченныйлары эшләячәк, – дип ассызыклады Эчке эшләр министрлыгының бүлек начальнигы.
Белем көненә әзерлек һәм аны бәйрәм итү чорында чараларга турыдан-туры катнашы булмаган кешеләр өчен белем бирү учреждениеләре территориясенә керү мөмкин леге чикләнергә тиеш.
Сайлаулар уздыру чорында полиция хезмәткәрләреннән кала, җәмәгатьчелек тәртибен һәм иминлекне Росгвардия, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, муниципаль хез мәткәрләр, шәхси сак предприятиеләре һәм ирекле халык дружиналары әгъзалары тәэмин итәчәк. Чистай районында 59 сайлау участогы эшләячәк. Хәзерге вакытта бу объектларны һәм сайлау документларын саклау урыннарын комиссия тикшерүе үткәрелә.
Белем бирү учреждение ләрен тикшерү нәтиҗәләре турында күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге начальнигы Ренат Җамалетдинов та сөйләде, ул Чистай районында белем бирү оешмаларында бер генә янгын очрагы да теркәлмәвен билгеләп үтте.
– Район мәгариф оешма ла ры ның уку елына әзерлеген тикшерү буенча ведомство ара комиссия эшендә бүлек хезмәткәрләренең катнашуы барышында учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгы та ләпләре үтәлеше тикшерелде. Барлыгы 42 балалар бакчасы, 29 мәктәп, 3 башка учреждение кабул ителде. Шулардан 16 мәктәп, 28 балалар бакчасы кисәтүләрсез кабул ителде. Быел янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозмаган учреждениеләр саны артты, – дип ассызыклады Ренат Рәфкать улы.
Хокук бозулар турында мәгълүмат мәгариф идарәсенә, район башкарма комитетына, шулай ук прокуратурага тәкъдим ителде.
Уку оешмаларының уку елына әзерлеге турында мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, быелның 1 сентябреннән Чис тай районында 45 балалар бакчасы, 31 гомумбелем бирү оешмасы, 1 өстәмә белем бирү учреждениесе, балалар йорты эшли башлаячак.
– Хәзерге вакытта белем бирү учреждениеләре тарафыннан терроризмга каршы сакланышны яхшырту буенча планлы эш алып барыла.Төп игътибар пропуск режимын көчәйтүгә, уку оешмаларында сак хезмәтен оештыруга юнәлтелә. Хәзерге вакытта ведомстводан тыш сак бүлеге пультына чыгу өчен хәбәр итү сигнализациясе, стационар телефоннар һәр укыту оешмасында куелган, – дип билгеләп үтте Ольга Вадимовна.
Мәгариф учреждениесе җитәкчеләренә 9 ай эчендә әлеге җитешсезлекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр бирелде.
– Мәгариф иобъектларын террорчылыктан һәм янгыннан саклау буенча бирелгән барлык таләпләрне дә берьюлы үтәп бетерү мөмкин түгел, чөнки алар саллы финанс чыгымнары таләп итә. Без хәлебездән килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз, – дип ассызыклады Ольга Купцова.
Утырышта шулай ук шәһәр урамнарында, йорт ишегалларында тәртип һәм иминлек урнаштырырга ярдәм итүче техник чаралар турында да сүз барды. Бу темага доклад белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фарход Садиков чыгыш ясады.
– Чистайда «Имин шәһәр» аппарат-программа комплексы эшли. Аның составына керүче техник чаралар шәһәр урамнарында тәртип артыннан күзәтергә мөмкинлек бирә. Дәүләт һәм муниципаль учреждение биналарында, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт, сәүдә, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы объектларында 1057 видеокамера куелган. Шәһәрнең машина йөрү юлларында, кешеләр күп җыела торган урыннарда, шәһәргә керү һәм чыгу юлларында 54видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. Барысы да эчке эшләр министрлыгы бүлегенең кизү частена тоташтырылган, – дип хәбәр итә Фарход Муродович.
Чистайда «Имин ишег алды» программасы да тормышка ашырыла, аның кысаларында 2017 елдан 2019 елга кадәр141 күпкатлы йортта 161камера куелган.
– Быел без янә 45камера куярга планлаштырабыз. Әмма акча булмау сәбәпле, барлык эшләрне дә эшләп бетереп булмый, – дип билгеләп үтте Фарход Садиков.
Утырышны төгәлләп, Эдуард Хәсәнов халыкның иминлеге турындагы мәсьәләләргә җаваплы карарга һәм вакытында проблемаларны чишәргә кирәклегенә басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев