Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полицейскийлар балаларның ялы имин булуын кайгырталар

Каникуллар башланды, полицейскийларга балаларның җәйге ялын имин тәэмин итү буенча өстәмә вазифалар өстәлде. Әлеге максатларда нәрсә эшләргә җыенулары һәм тулаем җәйге каникуллар чорында ничек эшләргә планлаштырулары турында ПДН бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Ландыш Әхмерова сөйли.

Җәйге каникуллар башлана. Күп кенә шәһәрлеләр алдан ук курортларга, санаторийларга, шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар алып үз балаларының ялларын планлаштыралар. Шәһәрдә дә кызлар һәм малайлар кала, әгәр аларның ялы уйланылмаган икән, димәк, алар бер максатсыз урамда йөреп еш кына уйланылмаган гамәлләр дә кылырга мөмкиннәр. Хәлне контрольдә тоту өчен республиканың полиция хезмәткәрләре балаларның күзәтүчесезлеген кисәтү, соранып йөрү белән шөгыльләнүче балаларны ачыклау, шулай ук балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне кисәтү максатында комплекслы оператив-профилактик операцияләр үткәрәләр. 16 майдан башлап "Балаларга өмет бүләк ит" дигән республика акциясе үткәрелә. Ул ышанычсыз гаиләләрдәге балаларга ярдәм күрсәтүгә, халыкара балаларны яклау көненә туры китереп үткәрелгән чаралар комплексын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.
Балигъ булмаганнарга тәмәке һәм алкоголь продукциясен законсыз сатуны ачыклау буенча рейдлар уздыру планлаштырылган. Полиция хезмәткәрләре арасында әйберләр, уенчыклар һәм китаплар җыю оештырылган, аларны аз тәэмин ителгән гаиләләргә бирәчәкләр.
Җәйге каникуллар буена яшүсмерләр өчен Чистай милициясе тарихы музее ишекләре ачык булачак. 1 июньдә анда бүлек хезмәткәрләре балалары булачак, аларны бу көнне балалар һәм яшьләр иҗат йортында да көтәчәкләр. Ә балалар йортында һәм приютта тәрбияләнүчеләр өчен полицейскийлар "Туңдырма бәйрәме" оештыралар. Моннан тыш хокук саклау органнары хезмәткәрләре мәктәптәге бәйрәм чараларында иминлекне тәэмин итү турында да кайгыртачаклар. Чыгарылыш кичәләре вакытында һәр сыйныфка полицейский беркетеләчәк. Җәйге лагерьларда балаларның иминлеге турында уйланылган. Полиция хезмәткәрләре узган еллардагы кебек үк лагерь территориясеннән читкә китмичә җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итәчәкләр. Чистайда барлыгы 1 -палаталы, 4- шәһәр яны һәм 30 мәктәп яны лагере ачу планлаштырыла. Анда барлыгы 2 меңнән артыграк бала ял итәчәк.
Полиция хезмәткәрләре балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне кисәтүгә эшлиләр, аларны хөкем ителүчеләр эскәмиясенә китерергә мөмкин булган, уйланылмаган адымнардан саклыйлар. Үз чиратында ата-аналар да үз балаларын тәрбияләү өчен җавап тотарга, аларның ялын тәэмин итү турында уйларга тиешләр. Шуңа да һәрбер әти-әнигә: "Исегездә тотыгыз, балигъ булмаган балалар 23 сәгатьтән дә соңга калмыйча өйдә булырга тиешләр", - дип исләренә төшерәсе килә. Аларның өйгә нинди хәлдә кайтуын тикшерегез. Балигъ булмаганнарның бик соң исерек хәлдә полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлану очраклары да бар. Моннан тыш балаларның үзләрен генә пляжга җибәрмәгез һәм суда үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатыгыз. Тагын бер тапкыр алар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерегез. Җәйге ял һәр бала өчен имин һәм бәхетле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев