Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полиомиелитны дәвалап булмый

Интенсив миграция агымнары кеше өчен куркыныч булган әлеге авыруның читтән керүенә һәм таралуына китерергә мөмкин.

Хәзерге вакытта кайбер дәүләтләрдә полиомиелит буенча имин булмаган эпидемиологик вәзгыять барлыкка килде. Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе Флюра Хәйруллина сүзләренә караганда, полиомиелит вирусы таралган очракта, бу инфекциягә каршы прививка ясатмаган яки 3тән дә ким прививка алган балаларның авыру куркынычы аеруча зур.

– Балаларның полиомиелитка каршы иммунизация торышын анализлау прививка ясатмаган кешеләр санының арту тенденциясен ачыклады, нигездә, бу ата-аналарның үз балаларын полиомиелитка каршы профилактик прививкалар белән вакциналаштырудан баш тартуы белән бәйле. Чистай районында 2021 ел нәтиҗәләре буенча, вакцинациядән баш тарту сәбәпле, 25 бала прививка ясатмыйча кала, без моңа бик борчылабыз, чөнки полиомиелит – вируслы этиологиядә иң җитди йогышлы авыру, – дип билгеләп үтте Флюра Сәлим кызы.

Ул авыруның полиомиелит вирусының өч төренең берсе йогу нәтиҗәсендә барлыкка килүен искәртте, авыру үзәк нерв системасын зарарлый. Авыру фекаль-ораль юл белән күчә. Әйләнә-тирәдәгеләр вирусны һава-тамчы юл белән дә таратырга мөмкиннәр.

– Полиомиелитның төп билгеләре нинди?

– Клиник формасына карап, авыруның билгеләре булып бизгәк, респиратор синдром, ашказаны-эчәк тракты, хәрәкәт итү бозылу тора. Организмга үтеп кереп, полиомиелит вирусы лимфатик йоту боҗрасында (миндальсыман биздә), эчәклектә, лимфатик төеннәрдә үрчи, канга һәм үзәк нерв сис темасына үтеп керә, аны зарарлый, төрле мускулларның параличына китерә, ягъни йоту функцияләре бозыла, баланың күкрәк читлеге мус кулларын парализацияләү нәтиҗәсендә тыны кысыла, ул сулыш ала алмый башлый. Авырудан үлүчеләр саны югары, бигрәк тә балалар арасында, авыручыларның 5-10 проценты үлә. Полиомиелит белән авыручылар инвалид була.

– Билгеле булганча, бу чирдән дәваланып булмый?

– Ни кызганыч, сезнең белән килешергә туры килә. Полиомиелиттан дәвалау юк, бары тик симптоматик кына. Бу куркыныч авыру барлыкка килүне, таралуны кисәтергә һәм бетерергә бары иммунлаштыру гына ярдәм итә ала. Бу – полиомиелиттан саклануның төп ысулы һәм ул халыкның бу инфекциягә бирешмәүчәнлеген булдыруга юнәлдерелгән.

– Полиомиелиттан прививка кемнәргә ясала?

– Полиомиелитка каршы профилактик прививкалар милли календарьга туры китереп медицина буенча каршылыклар булмаган балаларга ясала. Вакцинация 3 айлык вакыттан үткәрелә һәм 1,5 ай интервал белән өч прививка ясатудан тора. Беренче ревакцинация 18 айда (яки вакцинация төгәлләнгәннән соң бер ел үткәч) үткәрелә, икенче ревакцинация – 20 айда, өченче ревакцинация – 14 яшьтә. Полиомиелитка каршы иммунизация өчен Россия Федерациясе территориясендә билгеләнгән тәртиптә теркәлгән һәм куллануга рөхсәт ителгән вакциналар файдаланыла: вакцинация комплексының беренче ике аппликациясе инактивлаштырылган полиомиелит вакцинасы белән үткәрелә. Вакцина ассоциацияләнгән полиомиелит очракларының барлыкка килүенә юл куймау өчен, өченче аппликация һәм ревакцинация – ораль (тере) полиомиелит вакцинасы белән, ягъни кызыл төстәге берничә тамчы сыек вакцина белән башкарыла.

– Вакцина турында тулырак сөйләгез әле.

– Имовакс Полио, яңа буын полиовакцинасы (ИПВ) – бүгенге көндә иң куркынычсызы санала. Аны хәтта зәгыйфь һәм иммунодефицитлы балаларга да ясарга була (мондый пациентларга тере вакциналар кертү тыела). Имовакс Полионы йөкле хатын-кызларда полиомиелитны кисәтү өчен кулланырга мөмкин (вакцинация гаиләдә тере полиовакцина алган бала булган очракта тәкъдим ителә).

Флюра Хәйруллина медицина оешмаларында, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләрендә, җәйге сәламәтләндерү лагерьларында әлеге авыруга каршы прививка ясалмаган яки 3 дозадан кимрәк вакцина алган, полиомиелитка каршы иммунизация турында белешмәләре булмаган балаларны соңгы 60 көн эчендә ораль полиомиелит вакцинасы (ОПВ) кертелгән балалар белән соңгы ОПВ прививкасы алганнан соң 60 көнгә аерым урнаштырылуларын билгеләп үтте.

– Хөрмәтле ата-аналар! Тагын бер кат исегезгә төшерәм! Полиомиелитны дәвалап булмый! Вакцинация инфекциядән саклануның бердәнбер ысулы булып тора. Балага прививка ясатып, сез авыруның үсешен генә түгел, ә авыр өзлегүләр барлыкка килүне дә кисәтәсез!

Прививка ясатудан баш тартып, сез үз балаларыгызны дәвалап булмый торган авыруның үсеше куркынычы астына куясыз һәм, ким дигәндә, балагызның сәламәтлеген һәм гомерен куркыныч астына куеп, җавапсызлык күрсәтәсез, – диде Флюра Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев