Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Почтальоннар Татьяна Петрова һәм Гөлназ Хаматвәлиева үз һөнәрләренең нечкәлекләре турында сөйләделәр

Почтальон — элек-электән бик кирәкле һөнәр булып санал­ган, бүгенге көндә ул үз эченә бик күп вазифаларны ала. Бу поч­тага килгән төрле матбугат басма­ларын, хатлар-корреспон­ден­цияләрне, пенсия һәм посо­бие­ләрне илтеп тапшыру, шулай ук исәп-хисап алып бару, документлар белән эшләү.

 

Барыбызга да хатлар, посылкалар җибәрү һәм аларны алу бик күңелле. Ә менә аларны ияләренә илтеп тапшыруда почтальоннар төп рольне уйный.

Без әлеге һөнәр турында күбрәк белергә теләп, шәһәребезнең поч­та бүлекчәләренең берсенә — үзәк бүлекчәгә килдек.

Әлеге бинага килеп керүгә тыныч, тату мохитка юлыктык. Һәр почтальонның үз эш урыны. Тынлык… Һәр кеше үз эше белән мәшгуль. Кемдер газеталар урнаштыра, икенче берәүләр нидер яза. Кәгазь кыштырдавы гына ишетелә…

Без янәшә утырган ике почтальон янына килдек.

— Сез әлеге почта бүлекчәсендә күптән эшлисезме, сезне әлеге һөнәрне сайларга нәрсә этәрде? — дип кызыксындым мин алардан.

— Мин почтада 8 ел эшлим. Моңа кадәр алмашчы хезмәткәр генә булып эшләдем, миңа тотрыклы эш кирәк иде. Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иттем, мине бирегә җибәрделәр. Шуннан бирле биредә эшлим, –диде Татьяна Петрова.

— Мин 5 ел эшлим. Миңа кечкенәдән үк почтальон хезмәте ошый иде. Әле дә хәтерлим, безгә почтальон килгәнне түземсезләнеп көтеп ала идек. Ул безгә газета-журналлар китерә иде. Миңа эшем бик ошый: ул кызыклы, кешеләр белән аралашасың, саф һавада йөреп кайтасың, яхшы коллектив! — дип билгеләп үтте Гөлназ Хаматвәлиева.

–Үзегезнең эш көнегез турында сөйләгез әле, сез ниләр башкарасыз?

— Без эшкә киләбез, газеталарны, заказлы хатларны адреслары буенча сайлап урнаштырабыз һәм аларны тапшырырга өйләренә барабыз.

— Газеталар, хатларны илткәндә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә?

— Этләр белән. Шәхси йортлардан этләрен иреккә җибәрәләр, шулай ук хуҗасыз этләр дә бар. Берничә ел элек мине эт тешләгән иде, хәзер мин аларны әйләнеп үтәргә тырышам. Һава торышы миңа комачаулык итми. «Табигатьтә начар һава торышы юк» диләр бит! Кышын салкыннарда да, җәйге челлә вакытларда да газеталарны, хатларны үз вакытында илтеп тапшырырга тырышабыз, –дип сөйли Гөлназ.

— Ә миңа бозлавык авырлык тудыра. Аягың таеп китсә, егылуыңны сизми дә каласың… Егылып кына калсаң ярар да, аягыңны сындыру ихтималы да бар бит әле. Ә гомумән алганда, мине барысыннан да канәгать, — дип уртак­лашты Татьяна.

Аннары ул үз эшенә кереште, ә без Гөлназ белән сөйләшүебезне дәвам иттек.

–Сез нинди районнарга хезмәт күрсәтәсез?

— Мин Урицкий-Карл Маркс урамнары кисешкән җирдән алып югары базарга кадәр, аннары Заводская урамына кадәр хезмәт күрсәтәм. Үз учас­токларыбыздан тыш өлгерә алмаган почтальоннарга да ярдәм итәбез.

— Үзегез почта китергән кешеләр турында нәрсә әйтә аласыз?

— Кешеләр газета, хатларны көтеп торалар, безне ачык йөз белән каршы алалар. Безнең бер тапкыр да аларның кәефен төшергәнебез, адресларны бутап, яисә соңга калып китергәнебез булмады.

Сөйләшүебезгә почта бүлекчәсе начальнигы да кушылды.

–Безнең хезмәткәрләребез үз эшләренә бик җаваплы карыйлар. Алар ярдәмчел, намуслы, ачык йөзлеләр. Һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торалар, нәрсә сорасаң да — берсүзсез үтиләр. Таня, Гөлназ, гомумән, безнең барлык хезмәткәрләр дә яхшылар, һәрберсе үз эшенә тугры. Үз эшләрен сыйфатлы итеп башкаралар: газеталарны, хатларны вакытында илтәләр, кешеләр белән итагатьлеләр. Аларга берәүнең дә зарланганы юк. Мин шундый алтын куллы хезмәткәрләр булганга һәм шундый коллективта эшләвемә шатланам, — ди Эльвира Алиева.

«Чистай хәбәрләре» газетасына язылу дәвам итә. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезнең өчен без кызыклы материаллар әзерлибез һәм безгә газетаның өйләрегезгә оператив рәвештә килеп җитүе мөһим. Хәзерге вакытта шәһәрдә һәм районда почтальоннар вакансияләре ачык, әгәр сезне бу эш кызыксындырса, 5-12-80 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев