Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Почтальоннар – безнең төп ярдәмчеләребез

2022 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.

Безнең даими укучыларыбыз «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасына язылырга өлгергәннәрдер дип ышанабыз.

Аларның сафларына яңа әбүнәчеләр дә өстәлгәндер дип өметләнәбез. Газетага язылу кампаниясен уңышлы үткәрүдә хат ташучылар хезмәте мөһим роль уйный. Алар газета һәм укучы арасында алыштыргысыз звено булып торалар. Әгәр без үз укучыларыбызга газета битләреннән мөрәҗәгать итсәк, хат ташучылар алар белән турыдан-туры аралашалар, аларның һәркайсына якын киләләр.

Гадәттәгечә, язылу кампа ния ләре чорында «Татмедиа» АҖ хат ташучылар һәм почта элемтәсе бүлекчәләре арасында төрле конкурслар үткәрә. Бу ел да искәрмә түгел. Район газеталарына язылу тиражын арттырган республиканың 40 хат ташучысы дүрт меңәр сум алачак.

– Бу конкурс турында без почтальоннарга хәбәр иттек. Әйтергә кирәк, Чис тай почта хезмәткәрләре һәрвакыт конкурсларда актив катнашалар, берничә тапкыр яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, җиңүчеләр булдылар. Бу юлы да алар активлык күрсәтерләр дип ышанам, – дип билгеләп үтте Чис тай почтамты җитәкчесе Вячеслав Воробьев.

Чистай районында барлыгы 35 почта элемтәсе бүлеге бар, анда 42 хат ташучы эшли. Алар барысы да «Чистай хәбәрләре» һәм «Чистополь ские из вес тия» газеталарын яз дыруда безнең төп ярдәм челәребез. Без халыкның вакытлы матбугатны укудагы өстенлекләре турында белү өчен аларның кайберләре белән аралаштык.

Без почта хезмәткәрләре хезмәтенә хөрмәт белән карыйбыз һәм безнең үзара хезмәттәшлегебез дәвам итәр дип өметләнә без. Барлык Чистай поч таль оннарына эшләрендә һәм конкурста уңышлар телибез!

 

Рузалия Сибгатуллина

– Мин 11 ел почтальон булып эшлим, минем участогым – Татар Баганалысы авылы. Безнең торак пунктта вакытлы басмаларга язылмаган бер генә йорт та юк. Пенсионерлар да, яшьрәк авыл кешеләре дә газета-журналлар укырга яраталар. Мәсәлән, укытучылар берьюлы берничә басмага язылалар. Безнең авылда, нигездә, татарлар яши, аларның күбесе туган телләрендәге басмаларны, шул исәптән район газетасын яздыруны өстен күрә. «Чистай хәбәрләре» газетасы битләрендә районыбыз кешеләре турындагы материалларны аеруча яратып укыйлар, – дип сөйли Рузалия Рамил кызы.

Рәйсә Гайфетдинова

– Мин үз һөнәремне бик яратам, район почтамтында 40 елга якын эшлим. Адресатларга күпме газета, журнал, посылка, хатлар һәм открыткалар китереп бирүемне күз алдына да китереп булмый. Әйе, вакыт бара, барысы да үзгәрә, ни кызганыч, хәзер кешеләр азрак укый башлады. Әмма вакытлы матбугатны алдырырга теләүчеләр аз, дип әйтә алмыйм. Минем участогымда басма массакүләм мәгълүмат чараларын яратучылар аз түгел, нигездә, алар өлкән буын кешеләре. Һәр әбүнәченең яраткан басмалары бар. Еш кына киңәшләр, рецептлар булган, сәламәтлек һәм бакчачылык турында республика һәм федераль басмаларны алдыралар. Безнең җирле газетабыз – аерым тема. Укучылар арасында «Чистай хәбәрләре» һәм «Чистопольские известия» газеталары белән кызыксыну һәрвакыт булды һәм шулай булып кала да. Минем участогымда җирле газетага язылуны күпләр рәсмиләштерә һәм моны аның битләрендә күп кенә кызыклы, файдалы һәм эксклюзив мәгълүмат табарга булуы белән аңлаталар. Мин дә алар белән тулысынча килешәм, – ди Рәйсә Рифгать кызы.

Лариса Загвозкина

– Мин Чистай почтамтында алтынчы елымны эшлим. Минем участогымда бик яхшы кешеләр яши. Алар мине һәрчак елмаеп каршы алалар, бигрәк тә өлкәннәр. Еш кына серләре белән уртаклашалар, борчыган нәрсәләр турында сөйлиләр. Басма матбугатны укырга яраталар. Мин теге яки бу йортта нинди газета-журналларны укырга яратуларын беләм. Кешеләр төрле балалар басмаларына да языла. «Чистай хәбәрләре» һәм «Чистопольские известия» газеталарын да бик теләп укыйлар. Район газетасы аларга җирле темаларга, чистайлылар турында материалларның басылып чыгуы белән ошый, – дип сөйләде Лариса Вячеславовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев