Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Песи Василий – шәхси ярдәмче хуҗалыкның кадерле «хезмәткәре»

Кем генә яратмый икән песиләрне?! Йомшак кына сырпаланып, мыраулап йөргән шул дүрт тәпиле дуслардан башка тормышны күз алдына да китерү авыр.

 

Ә менә безнең йомшаккай үзенең эшлекле кыяфәте белән генә түгел, ә Булдырь авылында урнашкан Виктор Шишкинның шәхси ярдәмче хуҗалыгында кадерле «хезмәткәр» булуы белән дә елмаерга мәҗбүр итә.

Песи Василий ярдәмче булып эшли. Ферма сакчысы үз бурычларына җаваплы карый: сыерларны һәм бозауларны игътибар белән күзәтә, тычкан тота һәм территориягә чит кешеләрне кертми.

Кадерле «хезмәткәр» хезмәте өчен сөт һәм каймак рәвешендә хезмәт хакы ала. Шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗалары мондый хезмәткәрне яраталар һәм кадерлиләр.

Өстәвенә, Василий камералардан курыкмый, оператор һәм фотограф төшергәндә рәхәтләнеп утыра.

Сүз уңаенда

Песиләр әле дә «Эрмитаж»да эшлиләр – күргәзмә залларында түгел, ә ишегалларында һәм подвалларда. Һәр песинең ветеринария паспорты, ашарга салырга савыты һәм йокы урыны бар.

Новосибирск янгын сүндерүчеләре уттан коткарган песи күпләргә билгеле. Ул Гидрант исемен алды һәм янгын сүндерү бүлегендә яши, файда китерә, тычкан тота.

Ә Филимон исемле песинең хезмәт кенәгәсе бар. Ул Ленинград өлкәсендәге Выборг сараеның өлкән «хезмәткәре». Филимон патша сараендагы тычканнарны тота һәм «мәдәни багланышлар булдыра»: туристлар белән рәхәтләнеп фотога төшә, башка хезмәттәш песиләр белән аралаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев