Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Пенсионерларны миллион сумга алдаганнар

Полиция хезмәткәрләре Чистай пенсионерларыннан алдау юлы белән миллион сум акча алган ир-атларны тоткарлаганнар.

Казанда яшәүче 27 һәм 28 яшьлек ике кеше Чистай пенсионерларына карата мошенниклык гамәлләре кылуда шикләнелә. Оператив гамәлләр барышында аларны җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре тоткарлаган.

– 15 майда кизү частенә мошенниклык турындагы гариза белән шәһәрдә яшәүче ике хатын-кыз мөрәҗәгать итте. 88 яшьлек пенсионер ханым, килененә ярдәм итәм дип уйлап, мошенниклар корбаны булган. Ул тикшерүчегә стационар телефонга «килен»е шалтыратканын, полициядә булуын, җәяүлеләр кичүендә кешене бәрдергәне өчен тоткарлануын әйтә. Елый-елый ярдәм сораган, җинаять эше кузгатылмасын өчен тикшерүчегә түләвен үтенгән. Пенсионер хатын-кыз курьерга 700 мең сум акча тапшырган. Шул ук көнне мошенниклар шул ук схема буенча Чистайда яшәүче 94 яшьлек ханымны алдаганнар. Аңа янәсе юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан һәм матди ярдәм сораган кызы шалтыраткан. Шалтыратучыга ышанып, пенсионер ханым акча алырга килгән курьерга 300 мең сум биреп җибәргән, – дип аңлаттылар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы бүлегенең матбугат хезмәтендә.

Ике очракта да «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланган ир-атлар үз гаебен таныганнар. Чистай шәһәр суды тарафыннан аларга карата кулга алу рәвешендә сак чарасы сайланган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев